Бүген Идарә башлыгы Федор Сергеевич Батков, Татарстан Республикасы Президенты рәислеге астында Казан Кремлендә узган, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшчәнлеген яраклаштыру буенча Комиссия утырышында катнашты. Шулай ук утырышта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың министрлыклары һәм идарәләре җитәкчеләре,ТР муниципаль оешма башлыклары катнаштылар.