Хөрмәтле казанлылар. Соңгы вакытта кыргый хайваннарның шәһәргә керү очраклары күбәюе турында сезгә хәбәр итәбез. Инде кат-кат кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре күренде. Төлкене, урман сусарын күрү гадәти булып бетте. Кайбер төр кошлар шәһәр эчендә күбәяләр, болар:үрдәк, көртлек карчыгасы, бүдәнә карчыгасы, лачын, колаклы ябалак. Бу, гомуми караганда,табигатьнең кеше белән берләшергә теләген чагылдыра торган куанычлы күренеш.
Ләкин ул кешегә карата билгеле шартлар куя. Беренче очракта белем ягыннан – хайваннар белән очрашкан вакытта үзеңне тота белергә кирәк.
Моны мисалда аңлатып китик. Инде бер айга якын, Җиңү Проспекты һәм Завойский урамы юл чатында урнашкан паркта, өч себер кыр кәҗәсе яши. Аларны кеше күргәнчегә хәтле алар үзләрен канәгатьләнерлек хис иттеләр. Ләкин аларны табу, тиз арада танылу, көтүне куып җибәрүгә, аларның юлга чыгуына һәм этләр белән куылуына китерде. Моңа хайваннарга булышырга, аларны коткарырга теләүчеләрнең омтылуы сәбәп булды. Кыр кәҗәләрен ашатырга тырыштылар, хәлләрен белер өчен эзләделәр, борчыдылар.
Шуның белән бәйле рәвештә кыргый хайваннырны күргән очракта Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә хәбәр итәргә һәм хайваннар янына якын килмәскә өндибез. Аңлатып китәбез, күп очракта хайваннарны коткарырга кирәк түгел, чөнки аларның шәһәргә килүе ирекле һәм бу гомум дөнья агышы. Аеруча эт тотучыларны, этләрен паркларда йөрткәндә, игътибарлы булырга өндибез.