21 март – Халыкара урманнар көне

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүген, 21 март көнендә, бөтен дөньяда Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне билгеләнә. Ул 1971 елдан бирле ел саен билгеләнә. Бу Көнне оештырып җибәрүче булып, 1971 елда 23 нче Төп ассамблеяда авыл хуҗалыгының Европа конфедерациясе чыкты. Һәм бу уй  ООН(ФАО) карамагындагы Бөтендөнья Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белән якланды. Өстәвенә Көньяк ярымшарда  бу көнне  көзге , ә Төньяк ярымшарда язгы көн белән төн тигезлеге көнендә бәйрәм итәргә карар кабул ителде  (соңгысы, гореф-гадәт буенча, язның беренче көне булып санала һәм яңа гомернең  һәм яңа башлангычларның символы булып тора) . Ә 2012 елда, җәмгыятькә  урманнарны саклауның мөһимлеге турында мәгълүмат бирүгә һәм  аларның әһәмияте турында белемне күтәрүгә сәбәп кебек, ООН Төп Ассамблеясе 2012 елның 21 декабреннән 67/200 номерлы резолюциясе белән ел саен 21 март көнендә Халыкара урманнар көнен билгеләүне раслады (International Day of Forests). Урманнарны һәм аларның байлыкларын саклау дөньяның барлык илләре өчен дә бүгенге көндә иң мөһим экологик мәсьәлә булып тора. Соңгы елларда Җирнең урмансыз калу белән бәйле тенденцияләре, экологларны гына түгел, ә бөтен халыкара берләшмәне борчыга калдыра.  Хәзерге вакытта  планетада урманнарның гомуми мәйданы 38 млн. кв. км якын ( ул коры җирнең өчтән берен тәшкил итә), алардан 13%  саклана торган тәбигый территорияләргә керә. Урманнар – планетабызның үпкәләре,алар экологик, иҗтимагый һәм икътисади әһәмияткә ия -планетаның климатын булдыруда катнашалар, кислород белән тәэмин итәләр, зарарлы чыгармаларны эшкәртәләр, су байлыкларын саклыйлар, күп төр хайваннарның һәм үсемлекләрнең  яшәү тирәлеге булып торалар, кешеләрне ризык һәм  файдалы яшәү тирәлеге белән тәэмин итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International