Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы уздырылды

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә  Кышкы маршрут исәпләвен уздыру Методикасын тикшерү һәм аның белән эшләүне яхшырту турында тәкъдимнәр булды. 2016 елда уздырылган  кышкы маршрут исәпләве Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының күпчелек тавышы белән якланды. Шулай ук Иҗтимагый киңәшмәнең эшчәнлегенә караган тәкъдимнәр кертелде һәм 2015 елның эш нәтиҗәләре чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International