Хокуксыз аулау өчен хөкем карары чыгарылды

2016 елның 25 марты, җомга

2016 елның 14 март көнендә Актаныш районы буенча 2 суд бүлегехакименең хөкем карары белән, гражданин С. Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 258 маддәсенең 1 бүлектәге «а», «б»  кече пунктында каралган  җинаять эшләре өчен гаепле дип танылды. Аңа 320 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза бирелде, ә шулай ук мылтыгы белән патроннары тартып алынды һәм «Bombadier Ski-Doo Skandic» маркалы кар йөрү машинасы дәүләт казнасына тартып алынды. 2016 елның 5 гыйнвар көнендә гражданин С. Актаныш районының Чуганак авылы янындагы урманда, кар йөрү машинасын кулланып,  хокуксыз рәвештә  1 баш поши (ана хайван) тотты. Аучылык байлыкларына китерелгән зыян 200 000 сумм тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International