Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “Уылдык чәчү-2016” операциясенә әзерләнү сораулары буенча урнаштыру киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәдә Балык тоту буенча федераль агентлылык вәкилләре, һәвәскәр балыкчылар оешмасы вәкилләре, балык тотучылар берләшмәсе вәкилләре катнаштылар.
Көн тәртибендә, Татарстан Республикасында Уылдык чәчү операциясе чикләрендә,тикшерү әгъзалары белән һәвәскәр балыкчыларның һәм сәнәгый балык тоту белән шөгыльләнә торган оешмаларның үзара тәэсир итүе турында сораулар каралды.
Балык тоту Кагыйдәләрен бозу очракларын бетерү буенча бердәм рейд чараларының планы , ә шулай ук, балыкларның уылдык чәчү шартларын яхшыртыр өчен, сугару чаралары билгеләнде.