Хөрмәтле аучылар, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 5 апрель көнендә, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру өчен документларны кабул итү тәмамланды.
Сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына белемнәрне тикшерергә кертелгән кандидатлар исемлеге белән Идарәнең сайтында, “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә танышырга була. Белемнәрне тикшерү 2016 елның 15 апрелендә сәгать 10.00 Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча урнашкан Идарә бинасында узачак.