Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2016 елның 12 апреленнән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе административ-финанс бүлегенең 1нче дәрәҗәле белгеч вазифасына конкурс игълан итә.( өлкән вазифалар төркеменең “тәэмин итүче белгечләр”категориясе)
|
№ |
Бүлекнең исеме |
Вазифалар саны |
Квалификация таләпләре |
|
1 |
Административ-финанс бүлеге |
1 |
Урта һөнәри белем( икътисад, финанс), түбән вазифалар төркемендә алты айдан да ким булмаган дәүләт хезмәтендә эш тәҗрибәсе яки бер елдан да ким булмаган белгечлек буенча эш тәҗрибәсе.
|
Кадрлардагы буш урынга кертү өчен конкурста катнашуга гаризаны , кирәкле документларны кушып,конкурс комиссиясенең сәркатибе, аларны кабул итү турында белдерү урнаштырганнан соң, 21 көн эчендә, Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча кабул итә. Элемтә өчен телефон (843) 2117381.
Конкурс комиссиясенең утырышы ( якынча) 2016 елның 19 май көнендә булачак. Конкурста катнашу өчен кирәкле документларның исемлеген Сез “Кадрлар турында” өстәмә битендә табарсыз.