Казларның кыяфәт һәм тавыш сыйфатлары буенча аерылуның төп үзенчәлекләре

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Язгы ау чорының төп объектлары булып казлар ( соры каздан башка), үрдәкләр, тәләттәвеч, көртлек килүе турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә. Язгы ау чорында соры казларны аулауны чикләү бүлегенә Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне истә тотып, аларны калган төр казлардан  аерып тора торган сыйфатларына игътибар итәргә тәкъдим итәбез. Шулай ук пискулька Россия Федерациясенең Кызыл Китабына кертелгәнен һәм аны аулау тыелганын исегезгә төшереп китәбез. Казларның кыяфәт һәм тавыш сыйфатлары буенча аерылуның төп  үзенчәлекләре Идарәнең рәсми сайтында, “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә    “ Ау кагыйдәләре” өстәмә битендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International