2016 елның 15 апрель көнендә ФС РФ Дәүләт Думасы белән беренче укуда " Аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләрен алып бару өчен урманнарны һәм җирләрне куллануны камилләштерү бүлегендә, Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 927257-6 номерлы канун проекты кабул ителде.( 12.11.2015 елда СФ Әгъзалары Г.А. Горбунов, В.А. Лебедев, С.Ф. Лисовский, ДД депутаты В.А. Язев белән кертелде). Ул аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләрен алып бару өчен урманнарны һәм җирләрне куллануны камилләштерүгә юнәлтелгән. Шулай итеп, урман инфраструктурасына караган объектлар исемлеге аныклана. Ул, урман байлыкларын алып, урманнарны куллану өчен, ә шулай ук урманнарны саклау һәм үстерү өчен кирәкле урман әзерләү, урман транспорты һәм башка инфраструктура объктлары. Аучылык хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек өчен урманнарны куллану урман бүлемтекләрен биреп яки бирмичә мөмкин булачак. ( әгәр дә эшчәнлек урманнарны кисүне яки аучылык инфраструктурасы объектларын төзүне күздә тотмаса). Бирелгән урман бүлемтекләрендә, вакытлы яки ярдәмче аучылык инфраструктурасы объектларын, шул санда киртәләр булдырырга рөхсәт итү планлаштырыла. Төзелгән аренда килешүнамәләренең вакыты яңадан карала. Аучылык инфраструктурасы объектлары исемлегенә өстәүләр кертү планлаштырыла. Кыргый хайваннар вольерлары кертелә. Урман юллары һәм башка сызыклы объектлар исемлектән чыгарыла. Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өчен билгеләнгән җирләрнең куллану кагыйдәләре аныклана.