Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: иртәгә, 2016 елның 23 апрелендә, Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачыла. Ул 2 майны кертеп, 10 календарь көне дәвам итәчәк.
Барлык аучыларны да ау Кагыйдәләрен һәм культурасын, янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен тотуыгызны сорыйбыз. Бер берегезгә ихтирамлы булыгыз. Аучылык җир-суларыннан киткәндә үзегездән калган чүпне җыеп алып китүегезне, ә шулай ук казыган чокырларны күмеп китүегезне сорыйбыз.
Барлык аучыларга да уңышлы ау һәм яхшы ял телибез.