Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның язгы ау чоры Татарстан Республикасы территориясендә 2 майга кадәр дәвам итәчәк.
Шуның белән бәйле рәвештә, Сезне, ау кагыйдәләре белән каралган, язгы ау режимын тотуыгызны сорыйбыз.
Ау чоры тәмамланганнан соң “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы ау чоры тәмамланган көннән соң 20 көн эчендә, рөхсәтнамә алган урынга юнәлтергә онытмагыз.
Мәгълүматны тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.