Бөтен Россия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  2016 елның 28 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда татарстан Республикасы территориясендә дә,  Бөтен Россия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.

Теләге булган барлык кешеләр дә, аучылык җирр-суларына чыгып, хисаплауда катнаша ала. Хисаплауны уздырганнан соң  мәгълүматларын  карточкага тутырып   Идарә адресына җибәрәсе. Хисаплауны уздыруның методикасы Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы”  өстәмә битендә  урнаштырылган. Хисаплау карточкасын Идарәдә алырга яки принтер аша чыгарырга  була. Ул хисаплауны уздыруның методикасына кушымта рәвешендә бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International