«Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.1. маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»

2016 елның 10 мае, сишәмбе

07.05.2016 елны Татарстан Республикасы Президенты имзасы белән Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.1. маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” 29-ЗРТ номерлы  Кануны расланды.

Т атарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексы 3.1. маддәсенең яңа басмасында,  Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның продуктларын, кисәкләрен яисә ясалмаларын хокуксыз әйләнеше өчен җаваплылык каралды һәм шул канун бозулар өчен каршы чаралар күтәрелде.

Әйләнелеш төшенчәсенә керде: күрсәтелгән хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның продуктларын, өлешләрен яки ясалмаларын хокуксыз рәвештә яки рөхсәтнамәдә күрсәтелгән, яки  Татарстан Республикасының башка норматив-хокукый актлары белән билгеләнгән шартларны бозып, табу, саклау, күчерү,җыю, асрау, сатып алу, сату яки җибәрү.

Бу хокук бозулар өчен каршы чаралар: гражданнарга ике меңнән алып дүрт меңгә кадәр; урындагы затларга – ун меңнән унбиш мңгә кадәр, хокукый затларга – йөз меңнән ике йөз меңгә кадәр административ штраф түләтүне тәшкил иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International