Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.02.2016 елдан 80 номерлы карары (алга таба –Карар) белән тәңгәл килеп, республикада 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырыла. Ул Татарстан Республикасының сулыкларында биологик су байлыкларын хокуксыз тоту буенча бозуларны бетерүгә юнәлтелгән.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән “Уылдык чәчү” операциясе чикләрендә 204 рейд уздырылды, 616 ташланган тоту коралы җыелды, 35 зат административ җаваплылыкка тарттырылды һәм 3 җинаять эше ачылды.