Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 28 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда Татарстан Республикасы территориясендә дә, бөтенроссия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.
Хисаплау сәгать 20.00 алып 22.00 кадәр дәвам итәчәк.
Теләге булган барлык кешеләр дә, аучылык җир-суларына чыгып, хисаплауда катнаша ала. Хисаплауны уздырганнан соң мәгълүматларын карточкага тутырып Идарә адресына җибәрәсе. Хисаплауны уздыруның методикасы белән Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы” өстәмә битендә танышырга була. Хисаплау карточкасын Идарәдә алырга яки принтер аша чыгарырга була. Ул хисаплауны уздыруның методикасына кушымта рәвешендә бирелгән.