Тикшерү хәбәрләре

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

18.05.2016 елны Идарә хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән бергә  һәм журналистлар катнашында, “Уылдык чәчү” чарасы чикләрендә, Болгар, Ржавец һәм Измери каршындагы Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында, рейд уздырдылар. Чарада 1 катер КС, 4 көймә, 7 Идарә хезмәткәре,  2 ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү Үзәге” хезмәткәре, 3 иҗтимагый инспектор һәм 3 полиция хезмәткәре катнаштырылды. Рейд барышында  83 ташланган тоту коралы (ятьмәләр) табылды. Рейд сәгать 02.00 алып 08.30 кадәр дәвам итте. Елга агышы буенча,  Болгар шәһәреннән 5 км түбән, хокуксыз куелган ятьмәләр табылды. Аларны карарга барган Идарә хезмәткәрләренә карата, билгесез заттан янау сүзләре ишетелде, һәм аннан соң  ул зат хезмәткәрләр ягына атты. Билгесез зат ярда торган йорт эченә кереп качты. Идарә хезмәткәрләре ул йорт янына бардылар. Аның эчендә 3 билгесез зат бар иде. Аларны сораштырганнан соң, берсе Болгар шәһәре яшәүчесе, ятьмәләрне куючы һәм атучы кеше ул икәнен әйтте. Идарәнең урындагы затларына карата башкарылган канунга каршы эш урынына Болгар шәһәре полиция бүлегенең өлгер-тикшерү  төркеме хезмәткәрләре килеп җитте. Вагыйга урыныннан теркәлмәгән ату коралы, 40 метр ятьмә, 55 данә балык, «Казанка-М» алюминий көймә тартып алынды.

Идарә хезмәткәрләре белән,өстә әйтелгән гражданга карата, РФ ҖК 318 маддәнең 2 бүлеге “Хакимият әгъзаларына карата, саулыкка яки гомергә яный торган көч куллану”буенча һәм РФ ҖК 256 маддәсе “ Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту” (азатлыкны 5 елдан 10 елга кадәр чикләү белән җәзалана) буенча җинаять эшенә тарттыру турында 2 гариза бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International