Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 25 маеннан алып 26 маена кадәр Идарә хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән бергә һәм “ТНВ” каналы журналистлары катнашында, “Уылдык чәчү” чарасы чикләрендә, Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында рейд уздырдылар. Чараларда 1 катер КС, 4 көймә катнаштырылды, 12 Идарә хезмәткәре, 4 иҗтимагый инспектор һәм 7 полиция һәм ОМОН хезмәткәре катнашты. Рейд барышында биологик су байлыкларын хокуксыз табу очрагы ачыкланды. Спасс районы торучысының моторлы “Казанка-2М” көймәсеннән 1336 данә төрле балык алынды. Хәзерге вакытта бу очрак буенча полиция хезмәткәрләре белән, РФ Җинаятьләр кодексының 256 маддәсе буенча җинаять эшен ачу өчен, тикшерү эшләре алып барыла. Шулай ук рейд барышында 103 ташланган тоту коралы( ятьмәләр) җыелды.