1 июльдән байбакларга ау чоры ачыла

2016 елның 27 июне, дүшәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе,  Россия Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан 512 номерлы “Ау кагыйдәләрен раслау турында”гы Боерыгы белән расланган,  Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп 2016 елның 1 июленнән алып 30 сентябренә кадәр байбакларга ау чоры ачылуы турында  хәбәр итә. Рөхсәтнамәне алу өчен, Сезгә  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсен район( районара) Федераль дәүләт күзәтүе, саклавы бүлекләренең  башлыклары( районнар буенча  элемтә өчен белешмәләр белән,бүлекләр исемлегенә сылтама http://ojm.tatarstan.ru/rus/structure.htm?department_id=38721) һәм үз эшчән-леген  байбакның таралу урынында алып баручы ау кулланучылар белән                  элемтәгә керергә кирәк. (элемтә өчен белешмәләр белән ауны кулланучылар исемлеген Сез Идарәнең сайтында(http://ojm.tatarstan.ru) “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Аучылык хуҗалыклары сораулары буенча һәм Татарстан Республикасы территориясендә аулау сораулары буенча мәгъ-лүмат артыннан кемгә мөрәҗәгать итәргә була” өстәмә битендә күрә аласыз)

Татарстан Республикасы территориясендә байбакларны тотуга рөхсәтнамә алу өчен, Россия Федерациясенең Салымнар кодексының (РФ СК) 96пункты буенча 650 сум күләмендә Дәүләт җыемы, ә шулай ук РФ СК 333.3 маддәсе буенча хәр баш өчен 60 сум җыем түләнә.

Өстә әйтелгән квитанция бланклары һәм гариза  белән Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы - “Дәүләт җыемын түләү өчен бланк һәм  билгеләнгән җыемы бланкы” өстәмә битендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International