2016 елның 23 июненән 206-ФЗ номерлы “Аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләре алып бару өчен, урманнарны һәм җирләрне куллануны камилләштерү бүлегендә, Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун белән, аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләре алып бару өчен, урманнарны һәм җирләрне куллану тәртибе камилләштерелде. Шулай итеп, урман фондының җирләре һәм аерым саклана торган табигый территорияләр, аерым гражданнарга түләүсез нигездә хезмәти бүлемтек рәвешендә бирелергә мөмкин. Сүз, аерым алганда, транспорт оешмалары, урман сәнәгате, урман һәм аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре; дәүләт табигый тыюлыклары һәм милли парклар белән идарә итүче ФДБО хезмәткәрләре турында бара. Вакытлыча максаты буенча кулланмый торган, саклык һәм хәвефсезлек җирләре, РФ Хөкүмәте белән билгеләнгән тәртиптә, аучылык җир-сулары чикләренә кертелергә мөмкин булуы каралган. Урман инфраструктурасы объектларын оештыру һәм тоту тәртибе аныкланды. Саклык, куллану, резерв урманнар өчен, андый объектларның исемлеге РФ Хөкүмәте белән раслана, ә проектлаштыру,төзү, тоту һәм куллану тәртибе – башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзасы белән. Аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эшләү өчен урманнарны куллану, аучылык хуҗалыгы килешүен төзү нигезендә, урман бүлемтекләрен биреп яки бирмичә тормышка ашырыла. Бирелгән урман бүлемтекләрендә, вакытлы һәм ярдәмче төзелешләр булып килгән (шул санда киртәләр), аучылык инфраструктурасы объектларын булдырырга рөхсәт ителә. Аренда килешүнамәләрен төзү вакытлары яңадан каралды. Аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә тоту һәм үрчетү өчен, кыргый хайваннар питомникларын, вольерлар һәм башка кирәкле аучылык инфраструктурасы объектларын, шул санда киртәләр булдырырга хәл ителде. Федераль канун 2017 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керә.