Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 09.07.2016 елдан № УП-588 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән, Татарстан Республикасы территориясендә ауга чикләүләр кертелде. Документның тексты белән сез Идарәнең сайтында Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат бүлегендә, “Аучылык байлыкларын табу” өстәмә битендә таныша аласыз.
Бу боерык белән тәңгәл килеп Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела:
- көртлеккә –2016/2017 елларның җәйге-көзге-кышкы ау чорында, һәм 2017 елның язгы ау чорында;
- ак куянга, суерга, боҗырга, кыр тавыгына – 2017 елга кадәр.
Шулай ук 2016/2017 еллардагы ау чорында Татарстан Республикасының аучылык җир-суларында соры куянга һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела. Искәрмәне «Апас», «Арча», «Олы Карагуҗа», «Буа», «Алабуга», «Яшел Үзән», «Кама-Исмагилов», «Кызыл Октябрь», «Менделеевск», «Мизиновск», «Сухаревское», «Әтнә», «Багряжское», «Баиковская Роща», «Барс», «Бутино-Шешмә», «Югары Ослан», «Идел-Кама», «Глухарь», «Дубрава», «Зәй», «Камское Раздолье», «Карамалинское», «Красновидово», «Кзыл-Юл», «Кайбыч», «Кама Тамагы », «Ласка», «МОО Кама Тамагы», «Никольское», «Охотник», «Охотничьи традиции», «Свиногорье», «Свияжское», «Радуга», «Рысь», «Теньковское», «Тюгеевское», «Урнякское», «Фазан», «Шереметьевское», «Шешминское», «Шора», «Шуманское», «Ямашское», «Янтыковское» һәм Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән,Чүпрәле, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Шешмә районнарының ачык аучылык биләмәләре тәшкил итә.
Чикләүләр аучылык байлыкларын саклау һәм аларны рациональ куллану максаты белән кертелделәр.
Аерым аучылык биләмәләрендә аерым төр хайваннарны тотуга чикләүләр кертүне аңлаугызны сорыйбыз.