Татарстан Республикасы Президенты белән ауга чикләүләр кертү белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ул чикләүләрнең кертүе Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясын саклауга һәм рациональ куллануга юнәлтелүе турында аңлатып китә.
Проектны әзерләгәндә Идарә, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә хайваннар дөньясын тотрыклы яшәешен ,үрчетүен һәм тотрыклы куллануын тәэмин итүгә юнәлтелгән, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә дәүләт идарәсенең төп принциплары белән кулланды.
Озак вакытлы перспективада хайваннар дөньясы объектларын куллану, хайваннар дөньясының биологик төрлелеге бетүенә китерергә тиеш түгел һәм шул ук вакытта хайваннар дөньясының биологик төрлелегенең үрчүе һәм тотрыклы яшәеше сакланырга тиеш.
Татарстан Республкиасында ел саен хайваннар санын хисаплаулар уздырыла һәм алар үз чиратында ауга чикләүләр кертү турында карар кабул итү өчен нигез булып торалар.
Соңгы елларда хисаплау ак куян, суер,боҗыр, кыр тавыгы, көртлек кебек хайваннарның саны стабиль булмавын күрсәтте. Шуңа күрә аларны куллануга 2017 елга кадәр чикләүләр кертелде.
Аерым аучылык хуҗалыкларында ак куянны тотуга чикләүләр кертү турында карар кабул итү, шулай ук хисаплау нәтиҗәләренә таяна.
Хәзерге вакытта кануннар белән, өстә күрсәтелгән аучылык байлыкларының куллануын нормалау юлы белән алып бару каралмаган, чөнки аларга карата рөхсәт ителгән табу нормалары билгеләнмәгән һәм шуңа күрә аларның үрчү сәләтен бердән-бер саклау чарасы булып куллануга чикләүләр кертү килә. Бу норма гел кулланды һәм үзен әйбәт күрсәтте. Узган елны чикләүләр кертү сәбәпле, 2016 елда ак куянның, соры куянның, суерның,боҗырның, кыр тавыгының, көртлекнең санын арттырып булды. Хәзер Идарә алдында бу төрләрнең санын сәнәгый аулауга кадәр арттыру максаты тора.
Хайваннар саны чайкалуның төп сәбәбе, хайваннарның яшәү тирәлеге кимү тора. Ул аучылык биләмәләренә антропоген йогынты үсеше белән бәйле, шуңа күрә хәзер, республиканың аучылык биләмәләрендә, актив рәвештә үрчетү һәм саклау чаралары алып барыла. Шулай итеп аучылык байлыкларының санын торгызу өчен барлык чаралар карала.