Балык браконьерлыгы өчен түләү размерлары арта

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

ТР МК 2016 елның 17 июненнән 410 номерлы “Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты  2007 елның 25 маеннан 200 номерлы “Гражданнар, юридик затлар яки гражданлыгы  булмаган затлар белән,Татарстан Респуликасының  дәүләт хакимияте әгъзалары  сагы астында булган, биологик су байлыклары төрен бетерү, хокуксыз табу яки тоту белән китерелгән зыян өчен түләттерү күләме таксаларын раслау турында”гы боерыгына үзгәрешләр кертү турында”гы  боерыгы белән,  Татарстан Респуликасының  дәүләт хакимияте әгъзалары  сагы астында булган, биологик су байлыклары төрен бетерү, хокуксыз табу яки тоту белән китерелгән зыян өчен түләттерү күләме таксалары ике тапкырга күтәрелде.

Шулай итеп, бер баш густера, синец, аккүз, көмеш табан балык , алтын табан балык, карабалык, чабак балык, кызылканат, кәлчәк, бәртәс, берш, шамбы тоткан өчен – түләттерү 200 сум тәшкил итәчәк. Ротан, гадәти шыртлака, эт балыгы, бөгәрчә, өсләч, елга гольяны, ташбаш,  җилембалык, щиповка, энә балык, тюлька өчен-100 сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International