Хөрмәтле аучылар!

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елда   ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.

Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны  тапшыру вакыты, Татарстан Республикасы Президенты аучылык байлыкларын тоту лимитын раслаганнан соң билгеле булачак.

Ачык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, аучыларга  Идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 2015 елда җирәбә салу вакыты, ә шулай ук  җирәбәдә катнашу өчен  тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында  http://ojm.tatar.ru» урнаштырылачак.

Безнең сайттагы мәгълүмат артыннан  игътибар белән  карап барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International