Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту өчен җинаять җаваплылыгы артты.

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

15.07.2016 елны   төзәтмәләр канунлы көченә керде. Алар белән тәңгәл килеп, Уылдык чәчү урыннарында һәм аларга бару юлларында, аерым саклана торган табигый территорияләрдә яки экологик афәт яки гадәттән тыш экологик вакыйга булганда, әгәр дә үзе йөзә торган транспорт чарасын яки шартлый һәм агулый торган матдәләр, электроток һәм башка  тыелган тоту кораллары һәм байлыкларны күпләп бетерү чаралары кулланылып,зур зыян китерелсә,биологик су байлыкларын хокуксыз тоту 300 меңнән 500 меңгә кадәр яки хөкем ителгәннең  2 елдан 3 елга кадәр вакыт эчендәге эш хакын яки башка кереме зурлыгында  штраф салына, яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки  шул ук вакытка азатлыкны чикләү белән җәзалана. Элек штраф 100 меңнән 300 меңгә кадәр иде, азатлыкны чикләү каралмаган иде.

 Зат, үзенең хезмәти хәлен кулланып  эшләгән җинаять, яки алдан сөйләшенгән  кешеләр төркеме белән яки оештырылган төркем белән җинаять эше өчен яки  бик зур зыян китергән  өчен, 500 меңнән 1 миллионга кадәр  штраф салына яки хөкем ителгәннең  3 елдан 5 елга кадәр вакыт эчендәге эш хакын яки башка кереме зурлыгында  штраф салына, яки 2 елдан 5 елга кадәр азатлыкны чикләү һәм аерым вазыйфаларда эшли алу хокукын чикләү яки 3 елга кадәр аерым һөнәр белән шөгельләнү хокукын чикләү  яки аннан башка җаза бирелә. Элек иң зур штраф 500 мең тәшкил итә иде, азатлыкны чикләү – 2 елга кадәр.

Шулай ук бу җинаять эше чикләрендә  зур зыян һәм бик зур зыян критерийлары билгеләнде. Беренчесе  булып 100 меңнән арткан зыян таныла. Икенчесе – 250 мең.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International