Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Татарстан Республикасы территориясендә соры каргаларны аулау тәртибен аңлатып китә.
Ау кагыйдәләренең 14 маддәсе белән , Россия Федерациясе субъектларының кануннары белән аучылык байлыкларына кертелгән, кошларга һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы, Кагыйдәләрнең 39,41 пунктларында күрсәтелгән, урман, дала һәм кыр, сазлык-болын, су йөзүче һәм тау киекләрен аулау вакытында алып барылуы билгеләнде, ягъни язгы һәм җәйге-көзге ау чорында. Татарстан Республикасы өчен андый сроклар түбәндәге:
язгы ау чоры – апрельнең 3нче җомгасыннан ( 10 календарь көне эчендә),
язгы-көзге ау чоры – сентябрьнең 1нче шимбәсеннән 15 ноябрьгә кадәр.
Татарстан Республикасының Экология кодексының 135 маддәсе белән, соры карга аучылык байлыкларына кертелүен истә тотып, аны аулау өстә күрсәтелгән вакытларда алып барылырга мөмкин.
Соры карганы табу, кануннар белән билгеләнгән тәртиптә бирелә торган, аучылык байлыкларын табарга бирелгән рөхсәтнамә нигезендә алып барыла.
Соры карганы тотканда кулланырга рөхсәт ителгән кораллар: шома көпшәле аучылык ату коралы һәм пневматик корал.