Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 27 июленнән 456 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә, 2016 елның 1 августыннан 2017 елның 1 августына кадәрге ау чорында, аучылык байлыкларын табу лимиты һәм квоталары расланды. Боерыкның тексты Идарәнең сайтында “Документлар” бүлегендә “Норматив-хокукый актлар” –“Норматив актлар”өстәмә битендә урнаштырылган.
Шуның белән бәйле рәвештә, Идарә белән 2016 елда җирәбә салуны уздыру өчен, материаллар әзерләнә.
Җирәбә салуны уздыру һәм җирәбә салуда катнашу өчен гаризаларны тапшыру вакыты турында тулы мәгълүмат, якын вакытта безнең сайтта урнаштырылачак.
Мәгълүматны игътибар белән карагыз.