Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алу өчен ( гамәлдән чыгару өчен) документларны өйдән чыкмыйча тапшыру мөмкинлеге барлыгын исегезгә төшереп китә

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша https://uslugi.tatarstan.ru. адресы буенча, электрон рәвештә бирергә була. Аның өчен Порталда теркәлергә, үзеңнең шәхси мәгълүматларны , теләгән адрес буенча расларга( адреслар   www.gosuslugi.ru/help/address сайтында язылган) һәм аучылык билетын алу( гамәлдән чыгару) турында гаризаны  тапшырырга кирәк.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Хезмәтне электрон рәвештә алганда, гариза бирүченең нәтиҗәне алу өчен чиратта тору кирәклеге бетә. Гариза бирүчегә, Порталдагы шәхси кабинетта чыккан  шәхси вакыт буенча Идарәгә килү җитә. Электрон хезмәтне алганда гариза бирүчегә Идарәгә бер тапкыр гына килү җитә                      ( документларның  төп нөсхәләрен электрон  нөсхәләре белән чагыштыру һәм күрсәтелгән хезмәтнең нәтиҗәсен алу өчен).

Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла. “Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча урнашкан  Идарәдә генә түгел, ә шулай ук Татарстан Республикасының  теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә дә алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International