Хөкем чыгарылды!

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Спасс хөкем районы буенча 1нче хөкем участогының Хакиме белән гражданин С.-гахөкем чыгарылды.  Ул  Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 256 маддәсенең (Биологик су байлыкларын хокуксыз табу(тоту)) 1 бүлек «б.в»  пунктлары һәм 119 маддәсенең 1 бүлеге ( үлем белән янау) белән каралган җинаять эшләрендә гаепле дип танылды һәм 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәзаланды, ә шулай ук дюраль көймә дәүләт кеременә бирелде һәм биологик су байлыкларына китерелгән зыян өчен 7257 сум акча түләттерелде.

18 май көнне, Болгар шәһәреннән  5 километр көньяк-көнбатышка табарак, гражданин С., дюраль көймә ярдәмендә, ятьмә куйды. Бу хокуксыз эш Идарә хезмәткәрләре һәм иҗтимагый инспекторлар белән рейдлар уздырган вакытта ачыкланды. Тоткарлау омтылышында, гражданин С, ату коралы кулланып каршылык күрсәтте, куркытам диеп, дәүләт инспекторының гомеренә реаль куркыныч ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International