Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 24 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны 2016 елның 12 август көненә сәгать 16.00 кадәр бирергә була.
Барлык аучылар да,15.01.2009 елдан № 5-ЗРТ Татарстан Республикасының Экологик кодексы һәм ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү комиссиясенең эш тәртибе турында Кагыйдәнамә белән урнаштырылган таләпләргә ( алга таба – Кагыйдәнамә) туры килеп, җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны бирә алалар.
Аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, аучылар Идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Гаризада Кагыйдәнамәнең 4.3. пункты белән билгеләнгән мәгълүматларны күрсәтәләр:
1) аучының исеме, фамилиясе, атасының исеме, аның адресы, телефоны, аучылык билеты турында мәгълүмат;
2) аның территориясендә аулар өчен,аучы аучылык байлыкларын тоту хокукына рөхсәтнамә алырга ниятләгән аучылык җир-сулар урнашкан муниципаль оешманың исеме;
3) аучылык байлыгының төре.
Игътибар итегез, Кагыйдәнамә белән билгеләнгән, гаризаларны кабул итмәү нигезләре:
1) Кагыйдәнамәнең 4.3. пунктында каралган мәгълүматлар күрсәтелмәгән;
2) гариза бирүче бер үк аучылык байлыгы төренә 1дән артык гариза биргән очракта;
3) гариза бирүче, үзенең гаризасында , 1 төр аучылык байлыгына 1дән артык муниципаль район күрсәткән очракта.
Җирәбә салганда аучылык байлыклары киләсе тәртиптә уйнатылачак:
1) куышу вакытында ата хайваннар;
2) олы хайваннар;
3) 1 яшькә кадәрге хайваннар.
Җирәбә салу түбәндә күрсәтелгән аучылык төрләренә карата уздырылачак:
Кабан: Әгерҗе районы – 10 баш
Азнакай районы-3 баш
Алексеевск районы – 20 баш
Әлки районы – 3 баш
Лениногорск районы-5 баш
Мамадыш районы – 4 баш
Норлат районы – 4 баш
Поши: Әгерҗе районы – 2 баш
Азнакай районы – 1 баш
Алексеевск районы – 5 баш
Әлмәт районы – 2 баш
Лениногорск районы – 3 баш
Мамадыш районы – 2 баш
Норлат районы – 3 баш
Кыр кәҗәсе: Алексеевск районы – 2 баш
2016 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул санда тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru» “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” өстәмә битендә урнаштырылган.