Татарстан Президенты: Браконьерларга каршы көрәштә граждан җәмгыятен активрак җәлеп итәргә кирәк

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы су биологик ресурсларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, Татарстан Республикасы Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең уртак киңәйтелгән утырышы узды. 

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.   

Бүген без республиканың су биологик ресурсларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен, беренче чиратта, сәнәгать балыкчылыгын оештырудагы һәм тотылган су ресурсларын бүлүдәге проблемаларны,  карауга чыгарабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып.

Ул билгеләп үткәнчә, балык запаслары торышына елгалар акваторияләрендә руда булмаган файдалы казылмаларны (ком, КГК) чыгару, елгаларга сәнәгать предприятиеләре калдыкларын агызып чыгару һәм экологик бөтенлекне торгызу өчен компенсатор чараларының җайга салынмавы йогынты ясый. «Республикадагы ситуация бу өлкәдә тәртип салуны таләп итә. Минем кушыум буенча Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан тикшерү уздырылды, аның материаллары бүгенге утырышка нигез булды», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанда сулыкларның гомуми күләме – 4 мең кв. км. Республика территориясендә мәйданы буенча Иделдә иң зур булган Куйбышев сусаклагычы урнашкан.  

«Шул ук вакытта анда тотылган су биологик ресурсларының хакыйкый күләме турында безнең мәгълүматыбыз юк. Ел саен республикада    промысел алымы белән якынча 3,5 мең тонна балык тотыла, бу рәсми мәгълүматлар буенча, ә без белмәгәне экспертлар бәяләүләренә караганда легаль балык тотудан 3-5 мәртәбәгә артык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың балык эшкәртү инфраструктурасы юк һәм ул өстәлмә бәяләргә керми, чөнки чимал эшкәртү өчен республикадан читкә китә.

Быел «Уылдык чәчү» операциясендә ведомствоара эшне әйбәт оештыру нәтиҗәсендә браконьерлыкка каршы көрәштә иң зур уңышларга ирешелде. Республика сулыкларыннан законсыз рәвештә тотылган 3115 ятмә алынды, 1663 зат административ җаваплылыкка тартылды.

Браконьерлыкның сәбәпләреннән берсе итеп Татарстан Президенты законсыз тотылган балыкны сатып алучы оешмаларның контрольсез булуын атады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук игътибар иткәнчә, күрелгән чараларга карамастан, чөгә балыгы популяциясе критик хәлдә. 90 нчы еллардан бирле аның саны 10 мәртәбә кимегән.   

«Бүген республикада компенсатор рәвештә балык санын арттыру системасы каилләштерүне таләп итә. Балык хуҗалыклары үзләренең булган ресурсын кулланмый, ә аквакультураны үстерү буенча кабул ителгән программа дөреслектә эшләми», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу мәсьәләләрне хәл итү буенча бик күп федераль һәм республика контрольно-күзәтчелек органнары эшли. Һәрберсе үз участогында кирәген эшләп бетерми. Дөреслектә җайга салу юк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Бу ситуация су биологик ресурсларын тотуда һәм эшкәртүне оештыруда тәртип салуга юнәлгән кичектергесез һәм системалы чаралар кабул итүне таләп итә».

Аннары нотыклар белән Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану идарәсе башлыгы Федор Батков, Росбалыкчылыкның Урта Идел территориаль идарәсенең  Татарстан Республикасы буенча бүлеге башлыгы Марсель Сәмыйгуллин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Олег Дәминов һәм сөләйман балыгын үрчетү берлеге президенты Александр Новиков чыгыш ясады.

Уытырыш азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә Ведомствоара совет оештыру тәкъдимен кертте, бу совет браконьерлыкка каршы көрәш эшчәнлеген җайга салачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты ассызыклаганча, браконьерларга каршы көрәштә граждан җәмгыятен активрак җәлеп итәргә кирәк, ягъни «Халык контроле» системасында аерым бүлек булдырырга кирәк.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International