2016 елда ачык аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына җирәбә салуда катнашуга кертелгән затлар исемлеге

2016 елның 19 августы, җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елда ачык аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына җирәбә салуда катнашу өчен тапшырылган гаризалар нәтиҗәләре буенча, Идарә белән җирәбә салуда катнашуга кертелгән затлар исемлеге төзелде. Кертелгән затларның исемлеге Идарәнең сайтында Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат бүлегендә - Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы - Җирәбәне уздыру вакыты, урыны һәм гаризалар тапшыру вакыты турында мәгълүмат өстәмә битендә урнаштырылды.

Гаризаларны тикшерү нәтиҗәсе буенча, катнашуа 585 гариза кертелмәде. Сәбәпләре түбәндәгеләр:

гаризалар билгеләнгән тәртипне бозып төзелгәннәр;

гаризаларда аулау каралмаган район күрсәтелгән;

гаризаларны тапшыру вакыты бозылган;

аучы гаризасында 1 төр аучылык байлыгына 1дән артык муниципаль район күрсәтте.

Җирәбә салу 2016 елның 24 август көнендә сәгать 14.00 Идарә бинасында узачак. Барлык теләгән кеше җирәбә салуда катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International