Бүген “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика хәйрия акциясе чикләрендә , Идарә башлыгы урынбасары Матвеев Ю.Б.,Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләренә, мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тутырган 12 портфель һәм баллы сюрприз бүләк итте.
Бу акциянең төп максаты – барлык балаларга да бәйрәм, 1 сентябрь көнне кәеф белән мәктәпкә барырга мөмкинлек бүләк итү. Бу балалар үз гомерләрендә алай ук күп күрмәгәннәр һәм теләсә нинди вакыйганы зур түземсезлек белән көтеп торалар.