2016 елның 23 августыннан 26 августына кадәр Идарә , республиканың прокуратура вәкилләре, ау өлкәсендә эшләүчеләр, район ветеринария оешмалары вәкилләре катнашында чыгу зона киңәшмәләре уздырды.
Киңәшмәдә ауны ачу, шул санда аулаганда һәвефсезлек чаралары, бозулырга юл куймау, ау кагыйдәләрен һәм аучылык этикасын саклау сораулары җентекләп каралдылар.
Ветеринария хезмәте вәкилләре Татарстан Республикасы территориясендә һәм күрше регионнардаДуңгызлырның африка чумасы авыруы турында чын ситуацияне яктырттылар һәм бу авыруны Татарстан Республикасы территориясенә алып кермәү һәм таратмау өчен күрергә кирәкле чаралар турында мәгълүмат бирделәр. Шулай ук ветеринария хезмәте вәкилләре котыру авыруына профилактика ясау дәвам итүенә игътибарны юнәлттеләр һәм тоткан кабаннардан, бурсыклардан һәм башка кыргый хайваннардан трихинеллез авыруына лаборатория сынауларын уздырырга катгый киңәш бирделәр.