Каурыйлы киекләргә ау чоры ачыла

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: бүген, 2016 елның 3 сентябрь көнендә, шимбә, сәгать 17.00 Татарстан Республикасы территориясендә каурыйлы киекләргә ау чоры ачыла.

Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп киләсе төр каурыйлы киекләр билгеләнде:

кыр-сазлык киекләре –урман үрдәге, чуллык, гаршнеп, корыхтан, үлән үрдәге, бибек, тулес, хрустан,улитлар,веретенник,кроншнеп, мородунка, камнешарка, тартар, гадәти кугыч;

су киекләре – казлар, үрдәкләр, кашкалаклар;

чүл һәм болын киекләре- бүдәнәләр, күгәрченнәр һәм урман күгәрченнәре.

Шулай ук исегезгә төшереп китәбез: өстә күрсәтелгән, олы улит, олы кроншнеп, олы веретенник, әберчен, гадәти урман күгәрчене  Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелделәр, пискулька-Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелде , шуңа күрә аларны аулау тыела. Шулай ук бу ау чорында  республикада суерны,соры кыр тавыгын, көртлекне һәм боҗырны аулау тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International