Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән, 2016 елның 7 сентябрь көнендә хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен "Куйбышев сусаклагычын" файдалануны һәм тикшерүне тәэмин итү буенча рейд чарасы уздырылды. Ул чара Коминтерн (Татарстан Республикасының Спасс районы),Лебедино, Ивановский ( Татарстан Республикасының Алексеевск районы)яшәү пунктлары янында узды.
Рейд барышында Куйбышев сусаклагычы мәйданы 85 ташланган тоту коралыннан(кармак җебеннән ятьмә) чистартылды. Лебедино яшәү пунктыннан 2 км төньяк-көнбатышка табарак, биологик су байлыкларын хокуксыз тоту өчен, 2 гражданин тоткарланды.
Бу гражданнар, РФ Җинаятьләр Кодексының 256 маддәсе буенча җинаять эшен ачу турында сорауны карау өчен, Алексеевск районы Эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләренә тапшырылды.