Каурыйлы киекләргә һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгын булдырганда тотарга кирәкле Ау кагыйдәләренең аерым чыгармалары

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;

г) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;

д)  ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;

-федераль дәүләт ау тикшерүен булдыручы, дәүләт хакимиятенең вәкаләтле әгъзасына,  саклау , федераль дәүләт тикшерүе һәм  хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген куллануны тәртипкә салу бурычы беркетелгән,  Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте әгъзалары карамагында булган, дәүләт оешмалары һәм табигатьне куллану өлкәсен тикшерү буенча  Федераль хезмәтнең территориаль әгъзаларына һәм    Россия Федерациясенең кануннары нигезендә вәкаләтле, башка урындагы затлар соравы буенча өстә язылган документларны, ау коралларын һәм  табышны күрсәтергә.

- җитештерүче аучылык тикшерүен булдырырга вәкаләтле, җитештерүче аучылык инспекторы( документларын күрсәтсә) соравы буенча ауны булдырырга рөхсәт итә торган документларны, ә шулай ук  үзе белән булган әйберләрне ( ау коралларын һәм ау продукциясен) һәм транспорт чараларын күрсәтергә тиеш.

 

 

 

 Иминлекне булдыру өчен аулаганда түбәндәгеләр тыела:

 - ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;

- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;

- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;

- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда);

- информацион билгеләр, юл билгеләре, реклама калканнары буенча, тора торган яки тормый торган биналарга атмаска.

Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:  

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;

·  кешегә зыян ясарга мөмкин үзаткычларны, сагалаучы ату, пневматик һәм ыргыту коралларын, сөңгеләр,ыргаклар, чокырлар “ башмаклар” һәм башка  үзтоткычларны куллану куллану;

·   каурыйлы киекләрне тотканда барлык үзтоткочларны куллану ;               

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

 -каурыйлы кошларны тоту өчен  төрле ут чараларын куллану;

-  хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;

- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;

- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.

  Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук  кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;

- каурыйлы кошларны аулаганда, сырлы озын көпшәле  ату коралы һәм  сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану ( урман киек кошларын аулауны кертмичә);

- каурыйлы кошларны аулаганда, 5 миллиметрдан зурырак булган вакланма яки пуля белән тутырылган, шома көпшәле ату коралы куллану;

- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән корал, җәя һәм арбалет  куллану;

- урман күгәрченен, боҗырны, козгынны аулау очракларын кертмичә, пневматик ау коралын куллану;

-үсемлекләрне яндыру.

 Ау токымы эте яраланган хайван артыннан, аучының рөхсәтнамәсе булган аучылык җир-суларыннан киткән очракта, аучының , башка территориядә этне эзләгән һәм чакырган вакытта, ау коралы тышланган һәм патронсыз булырга,  патроннары аерым сакланырга тиеш. Искәрмәне яраланган хайваннарны җыеп бетерү генә тәшкил итә.

Ау токымы этләре белән аерым саклана торган территорияләрдә булган очракта, этләр бәйдә булырга тиеш. Искәрмәне аулаган яки өйрәткән чак кына тәшкил итә.

Ау вакытыннан  башка, бәйдә булмаган этләр белән аучылык җир-суларда булу тыела, искәрмәне андый этләр белән, территориаль аучылык хуҗалыгын оештыру һәм хуҗалык эчендәге  оештыру документларында билгеләнгән һәм ул территорияләрдә Россия Федерациясе субъектының югары урындагы заты белән (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзасының башлыгы) Россия Федерациясе кануннары белән тәңгәл килеп аулау тыелган (искәрмә булып аучылык байлыкларының санын  тәртипкә салу  яки фәнни-өйрәнү максаты белән генә аулау гына килә) куып китерү һәм өйрәтү урыннарында булу гына тәшкил итә.

Бәйдә булмаган этләр белән, беркетелгән территориянең аучылыкны оештыру документларында һәм ( яки)хуҗалык эчендәге  аучылыкны оештыру документлары белән тәңгәл килеп, аучылык этләрен куып китерү һәм өйрәтү  зоналарында булу, юлнамә булса гына булдырыла. 

 Канунсыз табылган хайваннар, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары  белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International