2016 елның 25 сентябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре «Милли кросс -2016» ярышларында катнаштылар.
Ярышларның тантаналы ачышы беренче чабышлар алдыннан узды. Шәһәр халкын, ә шулай ук спорт һәм сәләмәт яшәү рәвешен яратучыларны Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхрәзиев сәләмләде.
Гадәттәгечә 1 км VIP-чабышлардан башка, массакүләм чабышлар, ә шулай ук 2,4,6,8,12 километрга чабышлар булды.Чабышта мәктәп балалары, спорт мәктәбе укучылары, шәһәрнең СУЗ һәм ВУЗ студентлары, спортсменнар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре катнаштылар. Йөгерергә яратучыларның саны 24 510 кеш