2016 елның 5 октябрь көненә кадәр яңа банкноталар өчен символ сайлауның соңгы этабы узачак. Өченче этап барышында 10 алдынгы шәһәр/территория арасыннан ике җиңүче һәм аларга тәңгәл килүче дүрт символ( һәрбер шәһәргә яки территориягә икешәр символ) сайлана. Сайлау Бөтенроссия тавыш бирү юлы белән уздырыла: онлайн режимда (Твоя-Россия.рф сайтында) һәм оффлайн режимда «Аргументы и факты», «Комсомольская правда» федераль гәҗитләрнең кәгазь басмаларында һәм Россия Банкының барлык региональ вәкиллекләрендә,бу елның 1 октябрендә узачак, Россия Банкының ачык ишекләр Көне чикләрендә анкета тутыру аша.
Онлайн тавыш биргәндә, ике шәһәрне сайларга кирәк һәм Твоя-Россия.рф. сайтында иҗтимагый челтәрләр аша авторлаштыруны узарга кирәк.
Сайлауның барышы артыннан Твоя-Россия.рф. сайтында күзәтергә була.