2016 елның 28 сентябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсендә иҗтимагый киңәшмәнең утырышы узды. Киңәшмәнең көн тәртибендә 2015 елның 25 июненнән 17-П номерлы РФ Конституция Суды карарын һәм “Татарстан Республикасының Экологик кодексының 1355 маддәсенә үзгәртүләр кертү турында”гы Татарстан Республикасының Канун проектын һәр яктан тикшерү булды.
Татарстан Республикасының Канун проекты Идарә карамагындагы иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының күпчелек тавышы белән якланды, бу канун проектын кабул иткән очракта, Татарстан Республикасы Экологик кодексының 1355 маддәсен киләчәктә куллану буенча тәкдимнәр формалаштырылды.