Бүген Халыкара хайваннар көне билгеләнә

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Бүген,  бөтен дөньяда 4 октябрьдә билгеләнә торган, Бүген Халыкара хайваннар көне билгеләнә (World Animal Day). Ул  1931 елда  Флоренциядә , табигатьне яклаучылар белән  Халыкара конгреста  оештырылды.

4 октябрь көне, хайваннарны яклаучы  католик изге Франциск Ассизскийны (Feast Day of St Francis of Assisi, 1181/1182 - 4 октябрь 1226) хәтерләү көне  булу сәбәпле сайланды. Күп кенә илләрнең чиркәүләре Халыкара хайваннар көненә багышланган гыйбадәт кылуны 4 октябрь  яки аңа якын көнне уздыралар.

 Күп илләрнең хайваннарны яклау оешмалары ел саен, бу Көнгә багышланган, төрле массакүләм чаралар һәм акцияләр оештыралар. Хайваннар көне,  җәмгыятьнең  тирә –якны саклау кирәклегенә төшендерү,  хайваннарны саклауда активлыкны арттыру максаты белән билгеләнә башлады.

Бу кыргый хайваннарга гына түгел, йорт хайваннарына да кагыла, чөнки соңгы елларда  аларга карата мәрхәмәтсез мөрәҗәгать  үсә башлалды. Күп кенә европа шәһәрләрендә йорт хайваннарын – гаилә өлеше дип саныйлар, һәм алар , гаиләнең башка әгъзалары кебек, шундый ук хокукларга ия дип әйтәләр. Соңгы елларда  Халыкара хайваннар көненә багышланган чаралар дөньяның 60  күбрәк илендә уздырылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International