Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасының Норлат районындагы Сосновка авылының шәхси хуҗалыгы дуңгызыннан ДАЧ авыруын табу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президентының 01.10.2016 елдан УП-891 номерлы боерыгы белән, ДАЧ авыруы буенча уңышсыз һәм таралу мөмкинлеге булган, Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә чикләүче чаралар (карантин)кертелде.
Кыргый кабаннарда ДАЧ авыруы бүгенге көндә ачыкланмады.
Шулай ук 30.09.2016 елны Россия Федерациясе Хөкүмәте белән, Россия Федерациясе территориясенә дуңгызларның африка чумасы авыруы кертмәү һәм аның таралуына юл куймау буенча эш планы расланды.
Бу план белән, дуңгызларның африка чумасы авыруы табылган яки барлыкка килергә мөмкин, Россия Федерациясе субъектлары территориясендә, тормышка ашырылырга тиешле өлгер чаралар каралган.
Шуның белән бәйле рәвештә Идарә барлык аучыларга һәм Татарстан Республикасы халкына мөрәҗәгать итә: үлгән кыргый кабаннарны тапкан очракта тоткарсыз Идарәгә (843) 211 70 78 телефон буенча хәбәр итегез.