Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, язгы ау чоры алдыннан, 2019 елның 18 һәм 19 апрель көннәрендә Татарстан Республикасының Кайбыч, Арча, Түбән Кама һәм Чистай муниципаль районнарында күчмә гавами чаралар уздырылды.
Анда язгы ау чорында ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә канун таләпләрен бозуга профилактика ясау сораулары каралды.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда каурыйлы киекләргә язгы ау 27 апрель көнне сәгать 00 башланачак һәм 6 май көнне 24.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: сайтта, муниципаль районнар буенча, ауны кулланучыларның яңартылган элемтәләре урнаштырылды.
Мәгълүматлар Эшчәнлек бүлегендә – Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат (аучылар) - Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы аучылар турында мәгълүматлар өстәмә битендә урнаштырылды (ССЫЛКА ).
Яшел Үзән районындагы Кара күл табигать һәйкәле дип игълан ителде
18 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районы территориясендәге «Кара күл» табигый объектын төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле дип игълан итү турында»гы карары чыкты.
Кара күл хәзер уникаль күл комплексын, Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән су, су яны үсемлекләрен һәм хайваннарын саклау максаты белән барлыкка килгән аеруча саклана торган табигый территория булып тора.
Аеруча саклана торган табигый территориянең табигать һәйкәле территориясе дип игълан итү, әлеге участокларның милекчеләреннән, хуҗаларыннан һәм кулланучылардан үзе биләгән җир кишәрлекләрен тартып алудан башка башкарыла. Гомуми мәйданы 2 гектар булган табигать һәйкәле Яшел Үзән районының Ивановский бистәсеннән төньяк-көнбатышка таба 500 метр ераклыкта урнашкан.
Тулырак мәгълүмат һәм саклау режимы белән Карарда таныша аласыз: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=338727
Татарстан Республикасында 28 февраль көнне кабанга һәм кыйммәтле мехлы төрләргә ( бүре, төлке, кондыз, сусар) ау чоры тәмамлануы турында исегезгә төшерәбез. Шул ук вакытта, бүген( 20 март көнне) – табыш турында мәгълүматларны күрсәтеп, алу урыны буенча рөхсәтләрне кире кайтаруның соңгы көне. (Рөхсәтләрне вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган).
Бүген, 6 март көнне, «Балыкчы. Аучы» күргәзмәсе ачылды. Ул 10 мартка кадәр эшләячәк. Шулай ук бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «2018 елда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга куелган бурычлары турында"гы темага йомгаклау коллегиясе узды.
Коллегия утырышында Татарстанның Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин катнашты.
Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков үз докладында, Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, шулай ук республика халкының аучылык кебек рекреацион эшчәнлек белән кызыксынуын тәэмин итү, хайваннар дөньясын саклау һәм куллану өлкәсендә төп бурычлар булып килүе билгеләп үтте. (Аучылык җир-сулары 6 млн. 309,4 мең гектар мәйданны били, бу республика территориясенең 93% ын тәшкил итә. Әлеге мәйдан 68 ау өлкәсендә эшләүче арасында, 98 аучылык хуҗалыгына бүленгән).
Рәис аучылык байлыкларының суммар бәясе 1 621 884 000 сум тәшкил итүе турында сөйләде. Татарстан Республикасының табигый тыюлыклар фонды, гомуми мәйданы - 398,393 мең га булган, 184 аеруча саклаулы табигать территориясен тәшкил итә, бу республика мәйданының 5,87% ын тәшкил итә, һәм бу күрсәткечне Гомумроссиянекенә - 13% кадәр җиткерергә кирәк.
Шулай ук Федор Батков үзенең докладында, узган елда, законсыз ау өчен җинаять җаваплылыгын арттыру өлешендә, РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелүен билгеләп үтте (РФ ҖК 258 маддәсе). Штрафлар 2 тапкырга арткан.
Моннан тыш, су биологик ресурсларын саклау буенча системалы ведомствоара эш нәтиҗәләре дә билгеләп үтелде. Узган ел белән чагыштырганда, административ материаллар буенча төзелгән күрсәткечләр 20% ка арткан. Экологик белем бирү эшчәнлеге дә сизелерлек үсеш ала: узган ел ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыруны, маймычлар чыгаруны һәм балыкларның һава җитмәүдән үлүен булдырмау чараларын үз эченә алган «Балык булсын» дип исемләнгән акция узды.
Шулай ук үз докладлары белән КФУның биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Рәхимов Илгизәр Ильяс улы, Татарстан Республикасының Һәвәскәр балыкчылар федерациясе рәистәше Әхмәдов Нияз Рәшит улы, Кама Тамагы муниципаль районының «Кама Тамагы аучылык хуҗалыгы» муниципаль берәмлеге идарәсе рәисе Миңнулин Айрат Абдул улы чыгыш ясадылар.
Коллегия ахырында Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин катнашучылар алдында чыгыш ясады. Ул комитетның нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. Соңыннан Татарстан Республикасының Премьер-министры Комитетның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен–«Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш керткән өчен» дигән ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.
2019 елның 28 февраль көне - 2018-2019 еллардагы кышкы маршрутны исәпкә алуның соңгы көне.
Шулай ук, бүген кабанга һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләргә (бүре, төлке, кондыз, сусар) ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәт кәгазьләрен алган барлык аучыларга да, 20 көн эчендә, рөхсәт кәгазьләрендә табыш алу турында мәгълүмат формасын тутырырга һәм аларны алу урыны буенча тапшырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, рөхсәт кәгазьләрен вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган.
6 март көнне ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Утырыш «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узачак. Чарада Комитетның 2018 елдагы эшенә йомгак ясаячаклар һәм 2019 елга куелган планнар һәм бурычлар турында фикер алышачаклар.
Шулай ук, 6 март көнне сәгать 10:00, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Балыкчы. Аучы» исемле 13 нче махсуслаштырылган күргәзмәне ачу тантанасы узачак. Анда балык тоту, ау һәм актив ял итү өчен товарлар тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 6-10 март көннәрендә 3 нче павильонда үтәчәк.
19 февраль көнне республикабызның президенты “Татарстан Республикасы территориясендә, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, аучылык җир-суларында ауны гамәлгә ашыру параметрларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2019 елның 19 февраленнән УП-130 номерлы указга кул куйды.
Указ һәвәскәрләр һәм спорт аулавы вакытына зур булмаган үзгәрешләр кертә, шулай ук, Указ нигезендә, Татарстан Республикасында 2022 елга кадәрге чорда барлык аучылык биләмәләрендә дә байбакларны аулау тыела.
Байбакка ауны тыю турындагы карар, аның саны кимү белән бәйле рәвештә кабул ителде. Соңгы өч елда республикада әлеге төрнең популяциясе 18 меңнән 13 меңгә кадәр кимеде. Ауны тыю вакытында, сан тирбәлешенең сәбәпләрен билгеләү һәм әлеге төрнең иминлеген һәм сакланышын тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрү планлаштырыла.
Фото: Татарстан Республикасында иң күп санлы байбак колониясе яшәгән «Дала» дәүләт табигать заказнигы.
Бүген, 6 февральдә, Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин региональ әһәмияттәге «Чирмешән» тыюлыгын оештыру турындагы карарга имза куйды.
Бу-быел барлыкка килгән 3 нче тыюлык, алдагы 2 зоологик тыюлыктан ул комплекслы профиль алуы белән аерылып тора.
Тыюлык Норлат районының Зур Чирмешән елгасы үзәнендә урнашкан һәм 2 344 гектар мәйданга ия. Аның төп бурычлары булып, аның территориясендә урнашкан уникаль су-сазлык комплексын саклау, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән су һәм су яны үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау тора.
Тыюлыкта аның сакланышын бозуга китерә торган теләсә нинди эшчәнлек тыелган, шул исәптән язгы ау, рекреация һ.б. Тыюлыктагы махсус саклау режимының тулы тасвирламасы белән Карарда таныша аласыз.
1 февральдә Татарстан Республикасының Премьер-министры А. В. Песошин региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология тыюлыкларын оештыру турындагы 2 карарга имза куйды. Бу 10 715 һәм 1 380,72 гектар мәйданлы «Шорский» һәм «Нократ» тыюлыклары.
«Шорский» тыюлыгы Арча, Яшел Үзән һәм Биектау районнары территориясендә, нигездә ылыслы агачлардан торган, өч урман участогыннан төзелгән. Бу участокларның үзенчәлеге тайгага хас төрләр сакланып калуда: боҗыр, суер, ак куян, як, (төньяк)тиен, чырайсыз ябалак, һ.б. сирәк төр фауна. Тыюлыкны булдыруның максаты –тайгага хас табигый комплексны саклау, аны хуҗалык объектлары белән шактый тыгыз уратып алу шартларында үстерү. Участокны ныклап саклау белән беррәттән, тайгага хас төрләрне махсус биотехника ярдәме белән тәэмин итү, аның өчен биредә аларга уңайлы яшәү мохитенә ирешү һәм сыйфатлы тайга экосистемасын булдыру планлаштырыла.
«Нократ» Мамадыш районы территориясендә сулы-сазлы җирләрнең әһәмиятле участогында оештырылган. Анда кыргый үрдәкләрнең һәм башка төр су һәм су яны фаунасының бәбкәләрен чыгару һәм үстерү өчен оптималь шартлар бар. Бу урын Комитет тарафыннан ирексездә чыгарылган үрдәкләрне чыгару һәм тукландырудан һәм ясалма оялар урнаштырудан торган актив биотехника хисабына, монда кыргый үрдәкләрнең зур санлы төркемнәрен формалаштыру зонасы буларак карала. Ул Нократка һәм Кама буена кыргый үрдәкләрне күчерү ноктасы булып торачак һәм республикада бу төрнең иң популяр киек статусын кире кайтарачак.