ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яшь буынны кышлаучы кошлар проблемаларына җәлеп итү, кошларны саклау максатыннан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты  «Кышын кошларны ашатыгыз» дип исемләнгән акция үткәрә. Бу балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик активлыгын арттыруга ярдәм итә. 


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Туган якның кышлаучы кошлары» табигать саклау акциясе кысаларында, Арчаның 2нче балалар бакчасында канатлыларның тормышына багышланган викторина узды. Балалар табышмаклар чиштеләр, тематик шигырьләр сөйләделәр. Чараны «Ашыт» тыюлыгы белгечләре үткәрде. Алар кышлаучы кошлар, аларның үз үзен тотулары, дөрес рацион турында кызыклы фактлар сөйләделәр һәм җимлекләр ясарга өйрәттеләр.

 


18
октябрь, 2019 ел
җомга

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабы барышында «Кичкетаң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм чыбыктан чистартуны, чишмәләрне төзекләндерүне, урмандагы аншлагларны һәм мәгълүмат щитларын ремонтлауны дәвам итәләр.

Мәсәлән, күптән түгел,  Әгерҗе муниципаль районы Кичкетаң авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә, алар җирле урманны  каты көнкүреш калдыкларыннан җыештырдылар.

 Шул ук вакытта «Чулпан» тыюлыгы белгечләре дә урманнарны саклау белән бәйле чаралар үткәрделәр, шул исәптән Биектау муниципаль районының Сосновка авылы янындагы урман фонды территориясендә агачлар утырттылар.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Республика районнарында «Чиста яр» акциясе яңадан башланды. «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре, ТР Арча районы «Яңа Кырлай урта мәктәбе» МББУ белән берлектә, «Тукай-Кырлай урманы» табигать һәйкәленең су саклау зонасын җыештырдылар. Уртак көч белән 10 га мәйданда 4,5 кубометр хуҗалык-көнкүреш чүп-чары җыеп алынды.

Ә Тәтеш районында «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре Идел ярларын җыештыруны оештырдылар, аларга «Тәтеш дәүләт гражданнар саклау көллияте»ДАҺБУ укытучылары һәм студентлары төркеме кушылды. 100 га мәйданда 250 литр калдык җыеп алынды.

Акция әле тәмамланмады, тиздән республиканың башка районнары да кушылачак.

 


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгына (Әтнә районы) бер үк вакытта 400 баштан артык соры торна җыелды. Бу кошлар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән һәм аларны тыюлык территориясендә апрель аеннан алып октябрь аена кадәр күзәтергә мөмкин, аннары  алар көньякка очып китәләр.

Шулай ук, торналардан тыш, тыюлык территориясен ысылдавык аккошлар  яратып алды, алар саклана торган территориянең өч участогында бала чыгара.


7
июнь, 2019 ел
җомга

Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасында «Ашыт» тыюлыгы белгече Абдрахманова Г. И. катнашында Балаларны яклау көненә туры килгән чара узды.

Табигатьне саклау темасы үсеп килүче буынны тәрбияләү аспектында аеруча актуаль. Шуңа күрә бәйрәм танып белү әһәмиятенә дә ия иде- балалар тыюлык белгечен кызыксынып тыңлады, аерым саклау режимы булган махсус табигать территорияләрнең барлыгы турында, Арча районының табигать һәйкәлләре турында күп кенә яңалыклар белде, «Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» викторинасында, «Чүп-чарны аерым җый» уенында катнашты.

Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле балаларны табигать сакчылары сафларына кабул итү булды, нәниләргә яшел галстук бәйләделәр, «Эколята –дошколята» эмблемасын һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырдылар. Балалар өлкән табигать сакчылары белән беррәттән булуларыннан канәгать калды. Педагоглар шулай ук грамоталар һәм бүләкләр алдылар.


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

«Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре Арча шәһәренең күп функцияле мәдәният йорты  карамагындагы «Күренми торган сак» клубы әгъзалары белән «Мин табигать дөньясына китәм» дип исемләнгән экологик акция үткәрделәр.

Күпфункцияле үзәк җитәкчесе Фазылҗанова И. М. «Күренми торган сак» клубын оештырды һәм ул клуб  күп еллар дәвамында «Ашыт» тыюлыгы администрациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә, экологик акцияләрдә: «Урман утырту көннәре», «Татарстанның чиста урманнары», «Кошларны ашатыгыз», «Сыерчык оялары ясау», төрле конкурсларда һәм өмәләрдә  катнаша, клуб әгъзалары ел саен Арча станциясендә чишмә территориясен чистарталар.

Акциядә «Арча район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесенең күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре, 4 нче Арча урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Барлыгы 40лап  кеше иде.

Катнашучылар «Ашыт» тыюлыгы эшчәнлеге  турында, Татарстан һәм Арча районының аеруча саклаулы табигый территорияләре турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Тыюлык белгечләре үткәргән викторинада актив катнаштылар. Мәдәният йортына җыелып, балалар һәм олылар лозунг һәм плакатлар белән чыктылар  һәм чишмәгә кадәр бара торган экологик маршрутныуздылар.

Чара бик матур тау битендә  узды һәм  җырлар, уеннар, тыюлык хезмәткәрләреннән истәлекле бүләкләр булган чын бәйрәмгәәверелде. Чараның төп максаты - һәр кешедә әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итәргә, җиребезнең табигый байлыкларын сакларга һәм үстерергә, табигать белән гармониядә яшәргә теләген булдыру.​


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Кеше табигатькә аңлы һәм сакчыл карасын өчен, аның бу өлкәдә  белемнәре булсын өчен, экологик тәрбия һәм белем бирүне кечкенәдән башлау яхшырак.

Моның өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә балалар бакчалары администрациясе һәм тәрбиячеләре ярдәм итә. Мәсәлән, күптән түгел Арча районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Васильев Божа балалар бакчасы"нда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча алдынгы тәҗрибәне тарату максатыннан район семинары узды, анда «Ашыт» дәүләт тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Р. З. һәм Абдрахманова Г. И. катнашты, семинарга районның балалар бакчалары җитәкчеләре чакырылган иде.

Семинар кысаларында кунаклар балалар белән «Могҗизалы –су» һәм «Кышкы урман сукмаклары буйлап» дип исемләнгән квест-уенны карадылар, ташландык материалдан кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Тыюлык белгечләре семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясадылар, «Васильева Божа балалар бакчасы» тәрбиячеләре Сабирова Ләйсән Наил кызы һәм Сабирова Резеда Әгъзәм кызының бердәм эшен билгеләп үттеләр.

Тәрбиячеләр күп еллар дәвамында тыюлык белгечләре белән хезмәттәшлек итәләр. Яшь буынга экологик белем бирү буенча күпьеллык нәтиҗәле эшләре өчен, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International