18 августта 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, 2021-2022 елгы ау чорында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтләрне бүлү булачак.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2021-2022 ау чорына аучылык хайваннарын табуга рөхсәт бирү буенча җирәбә салуда катнашу өчен гариза бирүчеләр исемлеген игълан итә.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2021-2022 елларда һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында, аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алу өчен, җирәбәдә катнашуга гаризаларны тикшерүен тәмамлау турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә:1 июльдә Яңа Чишмә районының «Красновидово» аучылык хуҗалыгында африка чумасы вирусы ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Президентының 05.07.2021 елдан УП-550 номерлы указы белән кайбер районнарда карантин һәм аерым аучылык төрләрен тыю билгеләнгән.