Аучыларның көннәре:2021 елда тояклы хайваннарны табуга рөхсәт бирү үзенчәлекләре

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә:1 июльдә Яңа Чишмә районының «Красновидово» аучылык хуҗалыгында африка чумасы вирусы ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Президентының 05.07.2021 елдан УП-550 номерлы указы белән кайбер районнарда карантин һәм аерым аучылык төрләрен тыю билгеләнгән.

2021-2022 еллардагы ау чорына, 18 августка планлаштырылган аучылык хайваннарын табуга рөхсәтләрне бүлү буенча җирәбә салу, шул исәптән карантин урнаштырылган районнар буенча да үткәреләчәк.

Әмма, карантин урнаштырылган аучылык җир-суларында хайваннарны табуга рөхсәт карантин тәмамланганнан соң гына биреләчәк.

 

Карантин урнаштыру белән бәйле рәвештә һәвәскәр һәм спорт аулавын тыю кертелгән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары исемлеге:

 

Тыю төре Тыю кертелгән биләмәләр
Кабан буенча тыю Әгерҗе районыннан тыш, калган барлык ачык аучылык җир-суларында
Поши буенча тыю

Түбән Кама районының ачык аучылык җир - суларында

Себер кыр кәҗәсе буенча тыю Яңа Чишмә районының ачык аучылык җир-суларында

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International