ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Кеше табигатькә аңлы һәм сакчыл карасын өчен, аның бу өлкәдә  белемнәре булсын өчен, экологик тәрбия һәм белем бирүне кечкенәдән башлау яхшырак.

Моның өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә балалар бакчалары администрациясе һәм тәрбиячеләре ярдәм итә. Мәсәлән, күптән түгел Арча районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Васильев Божа балалар бакчасы"нда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча алдынгы тәҗрибәне тарату максатыннан район семинары узды, анда «Ашыт» дәүләт тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Р. З. һәм Абдрахманова Г. И. катнашты, семинарга районның балалар бакчалары җитәкчеләре чакырылган иде.

Семинар кысаларында кунаклар балалар белән «Могҗизалы –су» һәм «Кышкы урман сукмаклары буйлап» дип исемләнгән квест-уенны карадылар, ташландык материалдан кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Тыюлык белгечләре семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясадылар, «Васильева Божа балалар бакчасы» тәрбиячеләре Сабирова Ләйсән Наил кызы һәм Сабирова Резеда Әгъзәм кызының бердәм эшен билгеләп үттеләр.

Тәрбиячеләр күп еллар дәвамында тыюлык белгечләре белән хезмәттәшлек итәләр. Яшь буынга экологик белем бирү буенча күпьеллык нәтиҗәле эшләре өчен, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.​


1
март, 2019 ел
җомга

Кышның соңгы атнасында, урманда азык калдыклары ахырына якынлашканда, җимлекләр кую бик актуаль.

Шуңа күрә, мәсәлән, «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре Тәтеш районы буенча комитетның районара бүлеге башлыгы С. А. Кирилов белән берлектә «Кышын кошларны ашатыгыз»дип исемләнгән  дәрес-экскурсия үткәрделәр.

Тыюлык территориясендә Сөйки урта мәктәбе һәм Тәтеш шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары кошлар өчен җим салынган 20дән артык җимлек элделәр. Саф һавада балалар үләннәр салган хуш исле чәй  һәм тәмле әйберләр белән сыйландылар. Табигатькә сәяхәт бик күңелле узды, балалар бик канәгать калдылар.

Ә Буа районында «Зөя буйлары» дәүләт тыюлыгы белгечләре Буа шәһәренең «Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә»  һәм   Буа шәһәренең «Йолдызкай» балалар бакчасында   «Җимлекләрне әзерләү һәм элү» темасына экологикдәресләр  үткәрделәр.

Балаларны кошларны ашату  үзенчәлекләре һәм җимлекләр ясау кагыйдәләре белән таныштырдылар. Шулай ук тыюлык белгечләре балаларга Буа районындагы аеруча саклана торган табигый территориянең әһәмияте һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. ​


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның  28 февраль  көне - 2018-2019 еллардагы кышкы маршрутны исәпкә алуның  соңгы көне.

Шулай ук, бүген кабанга һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләргә (бүре, төлке, кондыз, сусар) ау чоры тәмамлана.  Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәт кәгазьләрен алган барлык аучыларга да, 20 көн эчендә, рөхсәт кәгазьләрендә табыш алу турында мәгълүмат формасын тутырырга һәм аларны алу урыны буенча тапшырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, рөхсәт кәгазьләрен  вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган.​


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасындагы Балтач районының Норма авылы янындагы сулыкта һәвәскәр балыкчылар арасында кышкы ярыш узды.

Балыкчылар киләсе номинацияләр буенча көч сынаштылар:

- иң беренче балык тоткан балыкчы;

- иң зур балык тоткан балыкчы;

- иң күп балык тоткан балыкчы;

- иң яшь балыкчы;

- иң өлкән балыкчы;

- балыкчы хатын-кыз;

- бозны иң тиз бораулаучы;

- ерактан килгән балыкчы.

2 сәгать дәвамында балыкчылар балык тоту буенча осталыкларын күрсәттеләр. Барлык 8 номинация нәтиҗәләре буенча да җиңүчеләр бүләкләнде.

 «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре, җирле сулыкларның күптөрлелеген һәм чисталыгын саклау буенча ярдәм күрсәткән өчен, түбәндәге балыкчыларны бүләкләр һәм тыюлык дипломнары белән бүләкләделәр: Хәбибуллин Р. С., Гәрипҗанов А. С., Зыятдинов М. И., Һәдиев Х. Г., Шәрипов И. Р.

Чара ахырында барлык катнашучыларны балык ашы, чәй һәм коймак белән сыйладылар. Чараны оештыручылар: «Балтач» тыюлыгы, «Хыял» яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе, социаль челтәрләрдәге «Балыкчылар» һәм «BaltasiFishing»төркемнәренең администраторлары.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

6 март көнне ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.

Утырыш «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узачак. Чарада Комитетның 2018 елдагы эшенә йомгак ясаячаклар һәм 2019 елга куелган планнар һәм бурычлар турында фикер алышачаклар.

Шулай ук, 6 март көнне сәгать 10:00, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Балыкчы. Аучы» исемле 13 нче махсуслаштырылган күргәзмәне  ачу тантанасы узачак.  Анда балык тоту, ау һәм актив ял итү өчен товарлар тәкъдим ителәчәк.  Күргәзмә 6-10 март көннәрендә 3 нче павильонда  үтәчәк.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Яшь буынга экологик тәрбия бирү кысаларында «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре Салавыч авылындагы балалар бакчасында булдылар.

Балалар бакчасында белгечләр «Кыргый хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау» темасына экологик дәрес үткәрделәр, ә дәреснең икенче өлешендә балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре белән берлектә тыюлык хезмәткәрләре авыл халкына экологик темага агитацияләү листовкаларын таратып, мәгълүматны җиткерделәр.

Листовкаларны балалар үзләре ата-аналар ярдәме белән ясадылар. Мондый чара балаларның үзләренә дә бик ошады һәм халыкта да зур кызыксыну уятты. Авыл халкы  листовкаларны шатланып кабул итте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен сакларга вәгъдә бирде.


23
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген, 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, «Мишә елгасы тамагы» исемле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать зоология тыюлыгында, балыкларның кыш  көне һава җитмәүдән үлүен булдырмау буенча төп чара узды.  «Балык Булсын!» акциясенә һәвәскәр балыкчылар, җәмәгатьчелек, ә шулай ук республиканың балык запасларында барыннан да күбрәк кызыксынучы сәнәгать балыкчылар да актив кушылдылар. Бозга барлыгы 40тан артык активист чыкты.

Чараның төп катнашучылары-Татарстан Республикасында яшәүче, Советлар Союзы Герое, һәвәскәр балыкчы Кузнецов Борис Кириллович һәм аның тормыш иптәше Әлфия Солтановна. Ветеран туган республикабызның балык байлыклары өчен шәхси кичерешләре турында сөйләде, кышкы чорда әлеге чараларны үткәрү кирәклеген ассызыклап үтте, шулай ук бәкеләр һәм майналар бораулау эшләрен шәхсән үзе тикшереп чыкты.

Рәис урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән ветеранга Бөек Ватан сугышында күрсәткән гайрәте һәм батырлыгы өчен, шулай ук аның сулыкларда яшәүчеләргә карата эчкерсез мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

Кышкы чорда 25 муниципаль районның 112 сулык мәйданында, барлыгы 1933 бәке һәм 315 майна ясалды. Аларны тишүдә 600 дән артык кеше катнашты (шуларның 157 бала һәм мәктәп укучысы).​


22
февраль, 2019 ел
җомга

«Чиста болыннар» дәүләт  табигать тыюлыгы белгечләре Чистай шәһәренең «Непоседа» исемле  7нче балалар бакчасында «ТР Кызыл китабы белән танышу»темасына тематик дәрес үткәрделәр. 5 - 6 яшьлек 26 тәрбияләнүче беренче тапкыр ТР Кызыл китабы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр.

Дәреснең тагын бер максаты булып, балаларга Чистай районы территориясендә урнашкан «Чиста болыннар» тыюлыгы турында сөйләү иде. Тыюлык белгечләре балаларга ТР Кызыл китабы турында сөйләгәндә,  Кызыл китапка кертелгән һәм тыюлыкта яшәүче  хайваннар һәм үсемлекләр турында да сөйләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә табигатьне, хайваннарны ни өчен сакларга кирәклеген һәм мәсәлән, ата-аналар белән берлектә сыерчык оялары, җимлекләр ясап, балалар табигатькә ничек ярдәм итә алганнарынаңлаттылар.

Дәрес барышында балалар актив катнаштылар: сораулар бирделәр, нинди хайваннарны белүләре һәм күрүләре турында сөйләделәр.  Дәрес ахырында хайваннар турында табышмаклар бәйгесе үткәрелде. 


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 февраль көнне республикабызның президенты “Татарстан Республикасы территориясендә, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, аучылык җир-суларында ауны гамәлгә ашыру параметрларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2019 елның 19 февраленнән  УП-130 номерлы указга кул куйды.

Указ һәвәскәрләр һәм спорт аулавы вакытына  зур булмаган үзгәрешләр кертә, шулай ук, Указ нигезендә, Татарстан Республикасында 2022 елга кадәрге чорда барлык аучылык биләмәләрендә дә байбакларны аулау тыела.

Байбакка ауны тыю турындагы карар, аның саны кимү белән бәйле рәвештә кабул ителде. Соңгы өч елда республикада әлеге төрнең популяциясе 18 меңнән 13 меңгә кадәр кимеде. Ауны тыю вакытында, сан тирбәлешенең сәбәпләрен билгеләү һәм әлеге төрнең иминлеген һәм сакланышын тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрү планлаштырыла.

 

Фото: Татарстан Республикасында иң күп санлы байбак колониясе яшәгән «Дала» дәүләт табигать заказнигы.

 


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына Төмән өлкәсенең хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, контрольдә тоту һәм куллануны тәртипкә салу идарәсе делегациясе килеп китте.

Идарә белгечләре өч көн эчендә аучылык хуҗалыгы эшчәнлеген оештыру, дәүләт федераль күзәтчелеген алып бару өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар, хокукый эш буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International