2019 елның 12 гыйнварында, “Балык -булсын!”республика күләмендәге акция кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе, Әгерҗе районының ЭкОС (экология, саклау, коткару) түгәрәгенә йөрүче Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән, “Иж елгасы” табигать һәйкәле янында балык үлүгә юл куймау буенча чаралар үткәрделәр
Һава торышы акциядә катнашучылар өчен бик яхшы булды, бу көнне температура -6, -7 градус салкын һәм көне җилсез иде. Балаларның бер өлеше волонтерлар һәм тыюлык хезмәткәре белән кар чанасына утырып, коры камыш артыннан киттеләр. Калган балалар, тыюлык башлыгы белән бергә, элек билгеләнгән маршрут буенча лункалар тишәргә киттеләр. Укучылар бозда йөздән артык лунка тишеп, бурычларын уңышлы үтәделәр. Соңыннан катнашучылар җыелган камыш бәйләмнәрен лункаларга тыгып, аларны тиз катмасын өчен кар белән капладылар.
Балтач районы буенча ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре белән, кошларның мөһимлеге турында һәм аларның кыш көне тормыш кыенлыклары турында сөйләү өчен, Балтач районының Салавыч балалар бакчасында һәм Балтач урта мәктәбендә кошлар турында әңгәмәләр үткәрелде.
Чарада 100дән артык бала катнашты. Аларга җимлекләрне элү бик ошады һәм алар даими рәвештә җимлеккә азыкны салып торырга вәгъдә бирделәр.
Хөрмәтле аучылар,10 гыйнвар көнне соры куянга ау чоры тәмамланганын исегезгә төшерәбез.
Шулай ук, төлкегә ау чоры 28 февральдә тәмамлануы турында да өстәмә исегезгә төшерәбез.
Ел саен, 1997 елдан башлап, Россиядә 11 гыйнварда Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләнеп үтелә. Бу дата очраклы гына сайланмаган, бу көнне 1916 елда, баргузин кешен саклау максаты белән, Россиядә беренче – Баргузин исемле дәүләт тыюлыгы оештырылды.
Татарстанда бу көннәрдә тыюлыклар көненә багышланган экологик дәресләр уза. Мәсәлән, «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Кышкы урман» дигән танып-белү уены-викторина үткәрделәр, анда балалар урман хайваннары һәм кышлаучы кошлар турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. 67 укучы “Чатыр Тау тавы табигате” исемле иҗади рәсем конкурсында катнашты, аларның иң яхшы эшләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталары белән билгеләп үтелде. Мәктәп укучылары һәм укытучылары табигатьне саклау чараларында даими рәвештә катнашалар- агачлар утырталар, урман һәм су саклау зоналарын чүп-чардан чистарталар, кошлар турында аеруча кайгырталар, кышын кошларны ашаталар, алар өчен җимлекләр һәм сыерчык оялары эләләр.
Кыш- кошлар өчен авыр вакыт. Бу вакытта без аларга күбрәк игътибар бирергә тиеш. Шуңа күрә Балтач районы буенча Дәүләт комитеты белгечләре мәктәпләрдә «Безнең якларда кышлаучы кошлар» темасына берничә экодәрес багышладылар. Балаларга туган як табигате, шулай ук безнең урманнарда, кырларда һәм кеше ярдәменә өметләнеп, торак пунктларда кышлаучы кошлар турында презентацияләр күрсәтелде.
Балтачның 1нче балалар бакчасында «Кызыл китап белән танышу» дигән темага экодәрес үткәрелде, анда шулай ук кошларга аерым игътибар бирелде. Дәүләт комитеты белгечләре балаларга Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында сөйләделәр, чара ахырында балалар бакчасына Татарстанның сирәк кошлары турында матур плакатлар бүләк иттеләр.
Ел саен 11 гыйнварда безнең илдә, 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән оештырылган, Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләнеп үтелә.
Бу вакыйга өчен 11 гыйнвар көне очраклы гына сайланмаган – бу көнне Россиядә 1917 елда Баргузин исемле беренче дәүләт тыюлыгы оештырыла. Аны төзү Россиянең махсус сакланыла торган табигать территорияләре (МСТТ) системасын оештыруга нигез салды.
Белешмә өчен: Бүгенге көндә Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фонды барлык дәрәҗәдәге 181 аеруча саклана торган табигый территорияне берләштерә, шул исәптән :
- 2 федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория, ә атап әйткәндә саклау зонасының гомуми мәйданы 36,68 мең га булган, ФДБУ «Түбән Кама «милли паркы» һәм ФДБУ «Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы»;
- 176 төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территория, шуларның 143-е табигать һәйкәле, 25-комплекслы (ландшафт) профильле дәүләт табигать тыюлыклары һәм 8-дәүләт табигать зоология (аучылык) тыюлыгы, шуларның арасында 17 дәүләт табигый тыюлык администрация белән штатка ия;
- 3 җирле әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының “Кичке Таң” табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Руслан Маннапов һәм Әлфия Нуриманова Әгерҗе районының Кызыл Наратлык гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайттылар. Алар анда укытучылар белән, инде эшләп килүче "Табигать белән берлектә яшәү” дип исемләнгән экологик сукмакының махсус кышкы маршруты турында фикер алыштылар.
Бу экологик сукмакның маршруты Кызыл Наратлык авылыннан нарат урманы аша күлләргә һәм чишмәләргә кадәр салынган һәм аннан кире Кама яры буйлап әйләнеп кайткан. Аны булдыру фикере, күп еллар әлеге мәктәптә эшли торган, мәктәп урманчылыгының чираттагы утырышында барлыкка килде. Бер тавыштан экологик сукмакның маршрутын уздыру һәм аны төзекләндерү, тематик бизәү, күрсәткечләр һәм мәгълүмат щитлары урнаштыру турында карар кабул ителде. Мәктәп укучылары белән берлектә сукмак коры-сарылардан һәм ауган ботаклардан чистартылды.
Урманда кул астындагы материаллардан төрле арт-объектлар куелган. Бүрәнәләрдән һәм коры ботаклардан җәнлек, кош һәм гөмбә фигураларын ясап, аларны уңышлы гына сукмакка “яшәргә” куйганнар.
Экологик сукмакка һәрбер теләүче кеше керә ала. Биредә тәрбиячеләр белән бергә “Ласка” приюты балалары әллә ничә тапкыр экскурсиягә килделәр, сукмакка даими рәвештә сәламәтләндерү үзәгендәге пенсионерлар төркемнәре һәм Кызыл Наратлык авыл җирлегендә ял итүчеләр киләләр.
Сукмак буйлап узу күңелле дә, мавыктыргыч та. Урманнарның флорасы һәм фаунасы турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белергә була. Экологик сукмакка чын-чынлап табигать белән тату яшәгән һәркем килә ала. Иң мөһиме - урманда үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен истә тоту-чүпләмәскә, килүчеләр өчен мәхәббәт белән эшләнгән әйберләрне бозмаска, учаклар яндырмаска һ.б.
Соңыннан “Парклар маршы-2018” халыкара табигать саклау акциясе призерларын һәм лауреатларын бүләкләү булды. Укытучы Жанна Яковлева җитәкчелегендәге Кызыл Наратлык мәктәп урманчылыгы, “Кичке Таң” тыюлыгы үткәрә торган, күп кенә табигать саклау чараларында катнашты һәм катнашуын дәвам итә һәм берничә тапкыр бүләкле урыннар яулады.
Хөрмәтле аучылар, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларының белемнәрен тикшерү нәтиҗәләре белән (2018 елның 27 декабрендә узды) түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз:
http://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1715446.pdf
Дәүләт комитеты барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!
Киләсе ел уңышларга һәм казанышларга юмарт булсын, билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачсын!
Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз һәрвакыт янәшәдә булсын, ә йортта җылылык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу яшәсен!
Сезгә уңышлы Яңа ел, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яхшы кәеф һәм теләкләрегезнең үтәлүен телибез!
«Ашыт» тыюлыгы белгечләре Арча районындагы «Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе» укучылары белән «Безнең якның кышлаучы кошлары» исемле конкурс-викторина үткәрделәр. Кошларга кышын ничек булышырга, аларны саклау өчен, без нәрсәләр эшли алабыз? Аларның киләчәге безнең һәрберебезгә бәйле – менә шулар чараның төп темасы булып тора.
Балалар бергәләшеп биремнәрне үтәделәр, кошлар тормышы, аларга сак караш кирәклеге турында, каурыйлыларга кыш көне ярдәм итү кирәклеге турында яхшы белемнәр күрсәттеләр. Арча районы территориясендә яшәүче һәм Кызыл китапка кертелгән кошлар турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Балалар, аларны ата-аналары белән ташландык материаллардан алдан ук башкарып чыккан, җимлекләр ясауга зур җаваплылык белән карадылар.
Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Аның ахырында балалар җимлекләрне урамга элделәр һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнделәр.