Татарстан Республикасының Балтач районы буенча Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре “Бердәм урман утырту көне” исемле республика күләмендәге табигатьне саклау акциясенә кушылдылар. Балтач участок урманчылыгы хезмәткәрләре, Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә “Балтач” тыюлыгы территориясендә 300 нарат һәм каен үсентесе утыртылды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Лаеш районында “Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексының беренче чиратын ачу һәм икенче чиратының старт алуы тантанасында булды
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, “Биосфера-Фиш” генераль директоры Игорь Абдрахманов һәм башкалар катнашты.
Әлеге балык үрчетү комплексы Идел-Нократ төбәгендәге балык запасларын торгызу өчен чөгә балыгының маймычларын җитештерүне, шулай ук үрчетү материалы һәм сату өчен форель балыкларының маймычларын җитештерүне күздә тота.
“Биосфера-Фиш” комплексы “Минем алтын балыгым” исемле экологик белем бирү чыгышы өчен маймычлар биреп, Дәүләт комитеты белән хезмәттәшлек иткән иде. Ул чыгыш кысаларында балалар чөгә балыгының маймычларын Зөя култыгына чыгарганнар иде.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре, Түбән Кама районы буенча район бүлеге башлыгы Иванов Эдуард Павлович, Түбән Кама районының МБО«Балалар экология-биология үзәге»нең «яшь натуралистларга багышлау» чарасында катнашты.
Чара эстафета формасында узды, шулай ук экология һәм биология темаларына конкурслар, викториналар үткәрелде. Балалар җирле флора һәм фауна һәм урманда ориентлашуда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Тыюлык эше хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Аларга исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар телибез.
Инде 15 елга якын Тыюлыкта эшләүчеләр көне уздырыла. Традицион рәвештә бу көн 14 октябрьдә билгеләп үтелә. Аны оештыру турында карар 1999 елда кабул ителә. Владивосток шәһәрендә узган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә, дәүләт тыюлыклары директорлары бәйрәмне оештыру инициативасы белән чыгыш ясадылар.
Бу бәйрәмнең конкрет максаты бар: әлеге эшчәнлек өлкәсенә, табигый байлыкларын саклау мәсьәләсенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Бу бәйрәм тере табигатьнең милли горурлык булуын исбатларга тиеш.
Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе П. Б. Яцукның больничныйда булган вакытына, Тукай районының һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аучылык ресурсларын табуга гаризаны кабул итү һәм рөхсәтнамә бирү өчен җаваплы итеп, Алабуга районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Родионов А. В. билгеләнде.
Рөхсәтнамә алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Алабуга шәһәре, Чапаев ур., 68
89178692865 Родионов Андрей Валерьевич
Рөхсәтнамә алу өчен гаризалар буенча гражданнарны кабул итү графигы:
Дүшәмбе
15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр - ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;
17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр -гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.
Җомга
15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;
17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр - гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.
Шимбә
9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;
11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр - гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.
Традициягә кергән «Бердәм урман утырту көне» исемле табигать саклау чыгышында, «Кичке Таң», «Чатыр Тау», «Ашыт» тыюлыклары белән беррәттән, шулай ук «Озын Алан»дәүләт табигый комплекслы тыюлыгы да катнашты.
Татарстан Республикасының Тәтеш муниципаль районында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Тәтеш гражданнар оборонасы көллияте студентлары белән берлектә, тыюлыкның административ бинасы территориясендә декоратив куаклар утыртып, әлеге экологик чыгышка кушылдылар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты яр буе полосаларын җыештыруда катнашуын дәвам итә.
6 һәм 8 октябрь көннәрендә, «Спас» һәм «Балтач» тыюлыклары артыннан, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендәге яр буе полосасын җыештырдылар. Җыештыруда шулай ук балалар һәм җирле халык катнашты.
15 октябрьдә соры куянга ау чоры башлана.Ул киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: куянның охшаш төренә – ак куянга- ау тыела, чөнки ак куян Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелде. Игътибарлы булыгыз!
Шулай ук, ак куян яки башка сирәк төр белән очрашканда, сез бу сылтама буенча “Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төрләрен исәпкә алуның мәгълүмати картасы”н тутыра аласыз.
«Ашыт» тыюлыгы һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре республика күләмендәге традициягә кергән «Бердәм урман утырту көне» исемле табигатьне саклау чыгышында актив катнаштылар. Массакүләм чара Татарстан Республикасының Питрәч районындагы Иске Шигали авылында узды. Анда тыюлык хезмәткәрләре үзләренең яшь чыршы үсентеләре аллеясын утырттылар.
Урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм үрчетү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү, әлеге табигать саклау чыгышының максаты булып тора.
Әгерҗе районы территориясендә, «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре гомуми белем бирү оешмалары катнашында, «Агач утырт» диеп исемләнгән экологик табигать саклау чыгышын дәвам итәләр.
Бер агач утырту нинди нәтиҗә бирә? Бер кеше күп агач утырта аламы?....
Кичкетаң гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тыюлык белгечләреннән үсентеләр утырту барышында бу һәм башка сорауларга җавапларны алдылар. Аларга волонтерлар да бик теләп кушылдылар. Яшь агачлар Кичкетаң авылы паркы территориясендә утыртылды. Шулай ук агачлар утыртып, Җир Хартиясе аллеясы яңартылды һәм анда уңайлыклар булдыру буенча эшләр башкарылды.
Тыюлык башлыгы Руслан Маннапов, үсентеләрне дөрес утырту таләпләрен үтәү буенча, яшь табигать сакчыларына консультация бирде. Ул балаларга үсентеләрне утырту өчен чокырчыкларны дөрес казу, үсентеләрн ничек утырту һәм алга таба ничек карап үстерү кирәклеге турында җентекләп сөйләде. Ә балаларның һәрбер агачны зур игътибар белән карап үстерүләрендә шикләнмәскә дә була, чөнки аларның мавыгып һәм дәртләнеп эшләүләрен, җаваплылыктан дулкынланып, кечкенә ак чыршыларның тамырларын җир белән күмгәннәрен, барысын да дөрес эшләделәр микән диеп борчылып, су сибүләрен күрү дә җитә иде.
«Балалар, бүген сез кечкенә үсентеләргә үз кулыгыз белән тормыш бүләк иттегез, шул рәвешле аларны аңлый һәм тоя алдыгыз, кадерен белә һәм ярата башладыгыз. Сез үсеп җиткәч урманны кисмәссез, хайваннарны үтермәссез дип ышанабыз. Вакыт узар, сез үсәрсез, ә сезнең белән бергә үсентеләр дә матур агач булып җитәрләр. Киләчәктә сез, «Бу агачны мин үзем утырттым!» дип, горурлык белән әйтә алырсыз. Бүген без сезнең белән туган авылыбызның тирә-як мохитен саклауга өлеш керттек» дип, тыюлык белгече Әлфия Нуриманова укучыларга мөрәҗәгать итеп әйтте.