1 сентябрь көнне Татарстан Республикасында көзге ау чоры башланды һәм чорның беренче 3 көне эчендә, ау кагыйдәләрен бозу өчен, административ җаваплылыкка инде 15 кеше тартылды.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, көзге ау чоры башыннан беренче һәм икенче сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе тынгылык көннәре дип билгеләнде. Ул вакытта фәнни-белем бирү максатында һәм хайваннарның баш санын тәртипкә салу максатындагы аудан кала, теләсә нинди ау тыела. (Документның тексты)
«Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре белән «Карлыгач» лагере һәм Е. Г. Ласточкина исемендәге ОВЗ белән авыру балалар өчен Казан мәктәп-интернат балалары һәм тәрбиячеләре өчен тыюлыкка экскурсия оештырылды.
Тыюлык белгече Е. Н.Похлебкин балаларга аерым саклана торган табигый территориянең флорасы һәм фаунасы турында сөйләде, ә шулай ук экскурсия үткәрде һәм саклаулы территориянең матурлыгын, сирәк очрый торган, ТР Кызыл китабына кертелгән, бөҗәкләрне һәм үсемлекләрне күрсәтте. Истәлеккә балаларга “ Озын Алан” тыюлыгы турында буклетлар бүләк ителде һәм тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының Кызыл китабы тапшырылды.
“Мәктәпкә җыенырга булыш” Республика хәйрия акциясе кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәләре, Татарстан Республикасының Яшел Үзән районының Норлат шәһәрендәге балалар йорты тәрбияләнүчеләре янына бардылар. Һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфелҗ бүләк иттеләр.
Бу уку елында Татарстанда 50 меңнән артык бала 1 нче сыйныфка барачак. Һәм бу акциянең төп максаты – барлык балаларга да бәйрәм, 1 нче сентябрь көнне шатланып мәктәпкә бару мөмкинлеге буләк итү.
28 августта, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында аучылык хуҗалыклары вәкилләре белән җыелышлар узды.
Җыелышларда каурыйлы киекләргә киләсе көзге ау сезоны 2019 елның, кышкы маршрут хисабын һәм башка сораулар турында сөйләштеләр. Җыелышалрда 50 дән артык вәкил катнашты.
Элегрәк Дәүләт комитеты сайтында, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы аучыларның элемтәләре куелган иде (шул документка СЫЛТАМА).
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 1 сентябрендә, Татартан Республикасы Президентының 30.05.2018 елдан УП-397 номерлы “Аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә, аулау параметрларына үзгәрешләр кертү”гы боерыгы белән тәңгәл килеп, 2018-2019 елларның көзге-кышкы ау чорына, ачык аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы хайваннарны тоту өчен рөхсәтнамә алуга гаризаларны кабул итү башланачак. Гаризаларны кабул итү, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләр порталы аша, ә шулай ук рөхсәтнамәләрне бирү пунктларында, түбәндәге график буенча алып барылачак.
Рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар буенча гражданнарны кабул итү графигы
|
Дүшәмбе |
15.00 -17.00 – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 17.00 - 19.00 – гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча). |
|
Җомга |
15.00 -17.00 – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 17.00 - 19.00 – гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча). |
|
Шимбә |
9.00 - 11.00 – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 11.00 - 13.00 -гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча). |
«Татарстанның Чиста урманнары» исемендәге Республика күләмендәге табигать саклау акциясенең көзге этабы кысаларында, «Кичке таң» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, урманнарны каты коммуналь калдыклардан, коры-сары үләннәрдән һәм ботаклардан чистарту, ә шулай ук аншлаглар һәм мәгълүмати щитларны ремонтлау һәм төзекләндерү буенча чаралар күрделәр.
«Катлаулы наратлык» табигый һәйкәлне тикшерү вакытында якынча 600 кубометр коры-сары үләннәр һәм ботаклар җыелды.
Акция барышында, дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар көче белән, 7 мәгълүмати аншлаг ремонтланды һәм урнаштырылды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: сайтта, муниципаль районнар буенча, ауны кулланучыларның яңартылган элемтәләре: телефоннар, почта һәм электрон адреслары урнаштырылды.
Мәгълүматлар Эшчәнлек бүлегендә – Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат (аучылар) - Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы аучылар турында мәгълүматлар өстәмә битендә урнаштырылды.
Бүген, 27 августта, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстанда ау сезоны» исемле пресс-конференция узды.
Пресс - конференциядә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан рәис урынбасары Матвеев Юрий Борисович, Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Чиспияков Ринат Электронович, Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсенең суд һәм административ практика бүлеге башлыгы Шакиров Динар Фәритович булдылар. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең Лицензия һәм рөхсәт эшләре үзәгенең башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы, полковник Сергей Владимирович Кайдалов катнашты.
Конференция барышында ау кагыйдәләре турында, тынгылык көннәрен саклау турында, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталы аша һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аулау өчен рөхсәтнамәне рәсмиләштерү мөмкинлеге турында, хайваннар дөньясын куллану өлкәсендә бозуларга каршы көрәш турында сораулар яктыртылды.
Аучылык байлыкларын хокуксыз аулау өчен түләүне 2 тапкыр арттыру турында, исерек хәлдә ау коралы белән куллану өчен җәза турында аучыларны искәрттеләр.
Сергей Кайдалов коралны йөртү һәм күчерү кагыйдәләрен искә төшерде, бүгенге көндә Татарстан Республикасында якынча 65 000 корал теркәлгәне, аларның 80 проценты аучылык кораллары булу турында сөйләде.
«Зея буйлары» дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районындагы «Сосновый бор» мәктәп пионер лагерендә экологик дәрес үткәрелде.
Дәрестә безнең районның биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре күтәрелде. Барлыгы дәрестә якынча 90 кеше катнашты. Тыюлык хезмәткәрләре белән, балалар арасында, табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау темасына, экологик викторина уздырылды. Викторина нәтиҗәләре буенча, иң актив катнашучылар ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: 18 август көнне, 2018 елның язгы-көзге ау чорына, ачык аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне тоту өчен, рөхсәтнамә алуга гаризаларны кабул итү башланды. Гаризаларны кабул итү, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләр порталы https://uslugi.tatarstan.ru/ “Ау” бүлеге аша, ә шулай ук рөхсәтнамәләрне бирү пунктларында алып барыла.
Шулай ук Норлат районында аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамә бирүнең яңа пункты ачылды. Адресы: Норлат шәһәре, Карл Маркс урамы, 22 йорт, 3 нче этаж.
Рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар буенча гражданнарны кабул итү графигы
|
Дүшәмбе |
15.00 -17.00 – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 17.00 - 19.00 – гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча). |
|
Җомга |
15.00 -17.00 – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 17.00 - 19.00 – гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча). |
|
Шимбә |
9.00 - 11.00 – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 11.00 - 13.00 -гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча). |
2018 елда Татарстан Республикасының ачык аучылык биләмәләренә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәтнамәләр бирү пунктлары
|
№, п\п |
Муниципаль район |
Җаваплы затның ФИО |
Телефон |
Бүлек адресы |
|
1 |
Әгерҗе |
Хузяхметов Эдуард Миннахметович |
89063334062 |
г.Агрыз, ул.Гагарина, д.70 |
|
2 |
Азнакай |
Хамидуллин Ирек Айратович |
89673688784 |
г.Азнакаево, ул.Хасаншина, д.18 |
|
3 |
Аксубай |
Крайнов Николай Фёдорович |
89393987595 |
пгт. Аксубаево, ул.Ленина, д.8, каб.2 |
|
4 |
Алексеевск |
Самсонов Сергей Николаевич |
89372877304 |
пгт.Алексеевское, ул.Куйбышева, д.85 |
|
5 |
Әлки |
Ерусланов Андрей Николаевич |
89274180019 |
с. Базарные Матаки, ул.Крайнова, д.56 |
|
6 |
Әлмәт |
Муртазин Айдар Гумарович |
89393987939 |
г.Альметьевск, ул. Аминова, д.9а |
|
7 |
Арча |
Галимзянов Ильхам Махмутович |
89172749888 |
г.Арск, ул.Интернациональная, д.41 |
|
8 |
Баулы |
Миназов Азат Раушатович |
89375921631 |
г.Бавлы, ул.Лесхозная, д.1, каб.3 |
|
9 |
Бөгелмә |
Гиниатуллин Шамиль Камильевич |
89272419253 |
г.Бугульма, ул.Гафиатуллина д.30 каб.56 |
|
10 |
Чүпрәле |
Филин Михаил Александрович |
89673662743 |
г.Буинск, ул.Р.Люксембург, д.159 |
|
11 |
Биектау |
Игнатьев Дмитрий Анатольевич |
89178876617 |
ст.Высокая Гора, ул.Советская, д.9 |
|
12 |
Алабуга |
Родионов Андрей Валерьевич |
89178692865 |
г.Елабуга, ул.Чапаева, д.68 |
|
13 |
Зәй |
Минебаев Фоат Минегалеевич |
89673662746 |
г.Заинск, ул. Никифорова, д.66, каб.106. |
|
14 |
Яшел Үзән |
Хрычёв Виктор Сергеевич |
89172594850 |
г.Зеленодольск, ул.Гоголя, д.40а |
|
15 |
Кайбыч |
Алеев Самат Нуруллович |
89673662737 |
с.Большие Кайбицы, ул.М.Закирова, д.1 |
|
16 |
Лаеш |
Воробьев Николай Николаевич |
89033134830 |
г. Лаишево ул. М. Ульяновой д.54, подьезд 2, каб.1 |
|
17 |
Лениногорск |
Жиганов Евгений Павлович |
89600504518 |
г.Лениногорск, ул.Куйбышева, д.21, 2 этаж |
|
18 |
Мамадыш |
Шакиров Ринат Мустафович |
89173940230 |
г.Мамадыш, ул.Ленина, д.1/22 |
|
19 |
Мөслим |
Муринов Владимир Дмитриевич |
89274519754 |
г.Муслюмово, ул.Ф.Рашитова, д. 40 |
|
20 |
Түбән Кама |
Иванов Эдуард Павлович |
89173951328 |
г.Нижнекамск, п.Красный Ключ, ул.Набережная, д.1, этаж 1 |
|
21 |
Яңа Шешмә |
Харьков Дмитрий Александрович |
89503134632 |
с.Новошешминск, ул.Советская, д.80 |
|
22 |
Нурлат |
Мустафин Ренат Салихович |
89297213822 |
г.Нурлат, ул. К.Маркса, д.22, 3 этаж |
|
23 |
Балык Бистәме |
Макаров Владимир Иванович |
89393987678 |
пгт.Рыбная Слобода, ул.Сосновая, д.11 |
|
24 |
Сарман |
Зайнуллин Нияз Бирнатович |
89172666282 |
с.Сарманово, ул.Куйбышева, д.86 |
|
25 |
Спасс |
Коптелов Алексей Александрович |
89673662748 |
г.Булгар, ул.Хирурга Широнова, д.21, каб.5 |
|
26 |
Тәтеш |
Кириллов Сергей Анатольевич |
89274399488 |
г.Тетюши, ул.Свердлова, д.61 |
|
27 |
Тукай |
Яцук Павел Борисович |
89600713399 |
г.Набережные Челны, пр.Мусы Джалиля, д.46, каб.118 |
|
28 |
Черемшән |
Максумов Фарит Фатыхович |
89274222044 |
с.Черемшан, ул.22 Партсъезда, д.54, каб.2 |
|
29 |
Чистай |
Жарёхин Вячеслав Владимирович |
89600504580 |
г.Чистополь, ул.К.Маркса, д.46, каб.24 |